Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 апрель 2023, 12:46

Бакчада эшләп җәннәткә юнәлү

Бакчадагы чәчкәләргә, яшел, җиләк-җимешләргә карап нинди дога кылырга? Бакчада эшләүне ничек гыйбадәткә әйләндерергә?

pro-dachnikov.com Бакчада эшләп җәннәткә юнәлү
Бакчада эшләп җәннәткә юнәлүФото:pro-dachnikov.com

Гаҗәеп гүзәл туган ягыбызда җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәм, Раббыбызга шөкерләр булсын, күпчелек халкыбыз өе янында яисә шәһәргә якын урындагы бакчасында бу эш белән яратып шөгыльләнә, берсеннән-берсе матур гөлләр-чәчәкләр, берсеннән-берсе татлы җиләк-җимешләр үстерә.

Иманлы күз белән бу гүзәллеккә һәм матурлыкка баккан чакта боларның һәммәсенең Аллаһу Тәгаләнең сәнгать әсәре, Аның иҗаты һәм бәндәләренә бүләге икәнне күрәбез. Һәм шуларны күзәткән чакта Раббыбызга бөтен йөрәгебез белән юнәлеп шөкерләр кылабыз: “Әлхәмдүлилләәһ! Әлхәмдүлилләәһи Рабби-льгәәләмиииин! Әй, Кодрәтле Раббым! Һәрбер чәчәк – Синең бүләгең, Синең сәнгать әсәрең. Бу дөньяда күпме гүзәл, матур чәчәкләр, гөлләр иҗат иттең, дөньядагы чәчәкләргә сокланган кебек, җәннәттәге чәчәкләргә сокланырга насыйп әйлә! Җәннәттә Үзеңнең сөекле колларың белән Үзеңнең гүзәллегеңне күрергә насыйп ит! Бу бәхетне минем тормыш иптәшемә, балаларыма, кыямәткә чаклы нәселемә дә бүләк ит!”

Бакчада үскән җимешләрне җыйганда һәм ашаганда шундый догалар кылабыз: “Әй, Мәрхәмәтле, Юмарт Раббым! Син җирдә бәндәләреңә күпме татлы җиләк-җимешләр үстерәсең, Кәрим исемең белән юмарт рәвештә безне сыйлыйсың. Гомеребез буена йөзләрчә төрле ризык белән даими тукландырып торасың. Дөньяда безне шундый татлы җимешләрең белән сыйлаган кебек җәннәттәге җимешләрең белән дә сыйланырга насыйп әйлә!  Минем гаиләмне дә, нәселемне дә шулардан мәхрүм итмә!”

Бу дөньядагы бөтен гүзәллекләр җәннәттәгеләренең бик күп пәрдәләр аша үткән күләгәсе шикелле. Андагы матурлык һәм нигъмәтләрне адәм баласы хыялында да булдыра алмый, төшенә дә керә алмый. Әмма шундый хәзинәләргә лаек булу өчен монда даими рәвештә Бөек Раббыбыз белән бәйләнештә булырга, зикер һәм шөкер, дога белән Аңа юнәлергә тиешле. Һәм бакчадагы эшләребез дә савапка, гыйбадәткә әйләнәчәк!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: