Ничәдә башлана?
21 апрель – Ураза бәйрәме көнендә Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләрендә гает намазы иртәнге 7:00 сәгатьтә башлана. Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән башкаланың Көньяк-Көнчыгыш административ округындагы Печатники районында бу көнне бәйрәм намазы өчен өстәмә мәйданчык эшләячәк, дип хәбәр ителә Русия Мөфтиләр шурасы сайтында.
Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән мөфти Равил Гайнетдиннең бәйрәм вәгазен Россия 1 телеканалы трансляцияләячәк.Трансляция 9: 00 сәгатьтә башлана. Иртәнге 7:00дән башлап туры эфирда бәйрәм догасын Русия Мөфтиләр шурасы– muslim.ru һәм РФ Диния нәзарәте – dumrf.ru рәсми сайтларында карарга мөмкин булачак.
Биш мең намаз укучыга исәпләнгән вакытлыча мәйданчык Техник спорт төрләре паркында проектлаштырыла. Чара 7: 30да башланачак.
Барлык мәйданчыкларда да РФ мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары эшләячәк.
Фото: tatar-duslyk.ru, mihrab.ru