Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 апрель 2023, 13:50

Рамазан дәресләре

Изге ай биргән дәресләрнең берничәсен санап китик.

alki-rt.ru Рамазан дәресләре
Рамазан дәресләреФото:alki-rt.ru

Тиздән җир шарының миллионлаган мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Ике миллиардка якын мөселман өммәте тагын бер Рамазанны мәңгелеккә озата. 29 көн буена Бөек Раббыбызның әмерен үтәгән иман әһелләре олы шатлык кичерә. Көндезен ашау-эчүдән, нәфес теләкләреннән тыелып, төннәрен гыйбадәттә үткәреп алар ахирәт өчен мул запас әзерләде. Ихласлык белән кылынган бу гамәлләр кыямәт көнне үзенең хуҗасын табачак һәм Аллаһу Тәгаләгә шулай дип мөрәҗәгать итәчәк: “Йәә Рабби! Синең бу бәндәң көндезләрен Синең ризалыгың өчен ураза тотты, үзенең нәфесен ашау-эчүдән, гөнаһлардан тыйды, аны ярлыка!” Икенче яктан төнлә укылган тәравих, тәһәҗҗүд намазлары, Коръән шаһитлык кылачак: “Йәә Рабби! Бу колың төннәрен  йокламады. Синең Китабыңны укыды, аны ярлыка!”

Ураза тотучы кичләрен авыз ачканда сөенсә, икенче сөенеч әнә шушы мәлдә – ахирәттә кылган гамәлләр белән очрашканда булачак. Раббысы әмеренә буйсынганнар Аллаһуның гафу итүенә ирешкәч, җәннәткә Раййан ишегеннән керәчәк.

Адәм баласы үзенең Раббысына хакыйкый инану белән Иман китерсә, фарыз булган намазын укыса, уразасын тотса, зәкятен түләсә, хәленнән килеп хаҗын үтәсә, бу дөньяда эшләгән һәрбер гамәле ахирәттә әҗер-саваплар, җәннәт бүләкләре булып әвереләчәк. Бу җәһәттән бер ай дәвам иткән Рамазан савапларның океаны, дисәң дә була. Бу айдагы әҗерләрне фәрештәләр язып бетә алмый, аларның әҗерен бөек Раббыбыз Үзе язачак. Ураза гыйбадәтен гамәлгә куйганнарга нинди куаныч! Быел бу уразада күп мөселманнар тәүләп тота башлады һәм гаҗәпкә калды: ашау-эчүдән тыелып тору бер дә авыр түгел икән ич! Әйе, шулай. Әгәр иманлы кеше нинди дә булса гамәлне ихласлык белән үтәргә ниятләсә һәм бу эшкә керешсә, Раббыбыз аңа ярдәм ишекләрен ача, һәрьяклап җиңеллек килә.

Тагын бер Рамазан мәңгелеккә китә. Бераз мәшәкатьләр, авырлыклар артты кала, ә алда нинди сөенечләр көтә! Изге ай биргән дәресләр, ул китергән бәрәкәт дәвам итсен, тормышыбыз күркәмләнсен, илебезгә тынычлык килсен. Киләсе Рамазанны күрергә, гыйбадәт кылырга насыйп әйләсен!

Изге ай биргән дәресләрнең берничәсен санап китик.

* Ураза тотучының әхлагы яхшыра, күңеле тынычлана, гөнаһлы эшләрдән тыелу җиңеләя. Рамазан биргән дәресләр дәвам итсен, илебезгә иман һәм әхлак кайтсын!

* Күпләр бу айда Коръәнне күпләп укыды, хәтем кылды. Коръәнгә булган бу игътибар ел дәвамына дәвам итсен, Аны өйрәнүчеләр, даими укучылар күбәйсен!

* Мәчетләр җанланды, намазга килүеләр артты. Тәравихлар укылды. Мәчетләребез ел әйләнәсенә шулай намаз укучылар, гыйлем алучылар белән гөрләп торсын!

* Бу айда күп садәкалар бирелде, зәкят түләнде. Бу изге эшләр дәвамлы булсын, мохтаҗлар, мескеннәр үз өлешен алсын, дин юлына бассын!

* Рамазанда ураза тотучылар ризыкның кадерен, кыйммәтен белде ,ачларның хәлен аңлады. Нигъмәт тулы өстәл артында утырганда Раббыбызга шөкерләр артсын, күп догалар кылынсын!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА

Читайте нас: