Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 апрель 2023, 13:45

Раббыңның исеме белән дога кыл

Бөек Раббыбыз Аллаһу Тәгаләнең күпме исеме барлыгын фәкать Үзе генә белә.  Галимнәр фикеренчә, бу исемнәр арасында берсе доганы кабуллыкка ирештерә. 

khadijah.ru Раббыңның исеме белән дога кыл
Раббыңның исеме белән дога кылФото:khadijah.ru

Бөек Раббыбыз Аллаһу Тәгаләнең күпме исеме барлыгын фәкать Үзе генә белә. Кайбер галимнәр мең дә бер исеме бар, диләр. Икенчеләр исә бер ничә мең дип раслый. Шуларның 99ын Ул безгә Үзенең сөекле илчесе Мүхәммәд саләллааһу гәләйһи үә сәлләм аша җиткерде. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Аллаһу Тәгаләнең 99 күркәм исеме бар. Аларны санап чыккан кеше җәннәткә керә”, - дип белдерде. Бу “Тирмизи Җәмигы”нда китерелә.

Галимнәр фикеренчә, бу исемнәр арасында берсе доганы кабуллыкка ирештерә, әмма аның кайсысы икәнен Аллаһу Тәгалә белә. Бу исемнәрне санау дигәндә, аларның мәгънәләрен аңлап, ятлау яки уку күз уңында тотыла. Һәр иманлы кеше Раббыбызны бу күркәм исемнәрен, сыйфатларын һәм бу исемнәрнең галәмдәге чагылышын җентекләп өйрәнергә бурычлы. Чөнки бәндәнең бу дөньяда иң беренче вазыйфасы – үзен юктан бар кылган, хисапсыз нигъмәтләре белән чолгап алган Яралтучысын, Тәрбиячесен тану һәм Аңа иман китереп, үзенә бирелгән гомерне Ул кушканча яшәп үткәрү. Әгәр бу вазыйфасын тиешенчә үтәсә, Аллаһу Тәгалә аны рәхмәте белән мәңгелек җәннәтенә кертә. Әгәр инде Раббысын танырга теләмәсә, Ул кушканча яшәмәсә, Аның каты ачуында һәм җәзасына дучар булачак... Аллаһ сакласын!

Изге Рамазан ае алдыннан Мәккәдә гомрә кылып, уразаны анда үткәрергә җыенган кардәшебез Аллаһу Тәгаләнең 99 исемен файдаланып эшләнгән догалар үрнәген бирде. Авторы билгесез булган бу үрнәкне бераз төзәтеп һәм үзгәртеп гәзит укучыларыбызга тәкъдим иттек. Анда исемнәр хәдистә күрсәтелгән тәртиптә куелмаган. Мондый доганың һәркем өчен файдалы буласын аңлап, без аны шул килеш калдырдык.

Һәм бүген, бәйрәм алдыннан мөмкин кадәр дөрес язылышын чагылдырырга омтылып, 99 исемне бирәбез. Һәм һәр гәзит укучыбызга гарәпчә укылышын өйрәнеп, аларны камил рәвештә укырга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Бу исемнәрне ихласлык белән укып, үзең теләгән рәвештә дога кылырга мөмкин. Әмма дога, элекке саннарда күрсәтелгәнчә, Аллаһуны мактау-шөкер һәм Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават белән башланырга һәм тәмамланырга тиеш. Дога кылганда Аллаһу Тәгаләнең бер исем – сыйфатын алып та сорарга мөмкин. Мәсәлән: “Йәә Аллааһ! Йәә Гафуур! Раббым, Син гафу итүче, минем бөтен гөнаһларымны гафу ит!“ 

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Олуг бәйрәмебез мөбарәк  булсын! Киләсе Рамазанга чаклы файдалы гыйлемнәр алып, рухи яктан баеп, изге айны тәкъвалык һәм ихласлык белән, Раббыбызга якынайган рәвештә каршыларга насыйп булсын!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА.

Читайте нас: