Аллаһы Сөбханә Тәгаләгә мең шөкерләребез булсын, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма абыстай Фаткуллина белән яңарак кына Илеш районы Йонны авылында ифтарда булып кайткан идек. Инде менә Аллаһның рәхмәте белән Дүртөйле районының Суккул авылындагы “Флүрә” мәчетенә беренче ифтарга чакыру алдык. Рия өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен алар үзләренең авылларындагы мәчетләренең ничек эшләве, халыкка дәгъват булсын дип “Өмет” гәзитендә репортаж язарга чакырды.
Без барып җиткәндә “Флүрә” мәчетенең имам-хатыйбы Орифали
хәзрәтләре урамда пылау пешерергә учак ягып йөри иде. Мәхәллә рәисе Әнәс Тимерхан улы Салимханов тормыш иптәше Наилә Әхмәтзыя кызы, мәчеткә йөрүче Нәсимә Салих кызы белән өстәл әзерләп йөриләр иде. Шул арада гыйбадәтханәне төзеткән, В.И. Ленин исемендәге токымчылык җәмгыяте генераль директоры Альберт Дәүләтбаев та килеп җитте. Күчтәнәчләрен тотып ифтарга юлланучы авыл халкын күреп күңел сөенде.
Альберт Рафаил улы турында якташлары, туган җирен яратучы булдыклы һәм игелекле кеше, ди. Дүртөйле районының үсешенә күп көч салган шәхес ул. Күптән түгел “Атайсал – кече Ватан” республика проектының “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә җиңү яулавы да табигый иде. Проектның асылы шунда – республика халкы үз кече Ватанына ярдәм күрсәтә. Альберт Дәүләтбаев авыл халкының проблемаларына битараф булмаган кеше.
Мәчеткә килгәндә, ул бик кирәк иде. Авылда иман булырга, шаулап-гөрләп никах һәм туйлар узарга, балалар туарга тиеш. Биредә яшәүчеләр – яше-карты барлык хәерле эшләрен мәчеттә башларга тиеш. Шуның өчен дә ул Суккул авылының үзәгендә төзелде. Мәчет янында гына хуҗалык идарәсе, мәктәп, мәдәният йорты. Мәчет төзелгән вакытта авылда зур эшләр башкарылды: хуҗалык көче белән медпункт ремонтланды, хоккей тартмасы ясалды, мәдәният йорты яңартылды. Авылда өч хоккей командасы бар, малайларга 1 миллион сумга хоккей киемнәре, кызларга шугалаклар алдык, бозда фигуралы шуу белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыгыбызның матди мөмкинлеге булгач, эшлисе генә килеп тора. Болар барысы да үзебезнең кешеләр өчен бит! Авылыбыз яшәсен, мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, безнең киләчәгебез булган балалар монда килеп дини гыйлем һәм тәрбия алсын!
Әйткәндәй, Суккул авылы 2020 елда республикада үткәрелгән “Аек авыл” конкурсында җиңеп, 1 урынны яулаган булган. Димәк, әхлак тәрбиясе биредә элек-электән игътибар үзәгендә булган.
Суккул авылына 1762 елда нигез салына. Авылның дини тормышының тарихы шактый бай, әйтик, республика милли архивында “1863 елның 1 гыйнварына Ырынбур губернасы Бөре өязендәге мәчетләр, руханилар һәм мөселманнарның саны турында мәгълүмат” саклана, бу документның “1863 елга 6нчы Бөре кантоны, 4нче пристав станы буенча ведомостендә” шундый мәгълүматлар бар: “…Суккул авылында җәмигъ мәчет бар (бу мәхәлләгә шулай ук Атсуяр авылында яшәүче 52 ир-егет һәм 51 хатын-кыз карый), авылда 219 ир-егет, 237 хатын-кыз яши, имам-җәмигъ, укытучы Гыймалетдин Исхаков – 1845 елның 24 мартыннан эшли”.
Әмма 88 ел элек Суккул мәчете ябылган. БашЦИК Президиумы фондында БАССРның Дүртөйле районы Суккул авылындагы мәчетне ябу турында дело бар. Аннан күренүенчә, БАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының 1934 елның 19 августындагы карары белән (15нче журнал, 13нче пункт) “Дүртөйле районының Суккул авылы мәчете ябыла”, Суккул авылы гражданнарының күпчелегенең үтенече буенча мәчет бинасы Дүртөйле район башкарма комитетына мәдәни-агарту учреждениесе итеп тапшырыла.
Дүртөйле район башкарма комитеты Президиумы 1934 елның 29 июлендә Суккул авылындагы мәчетне мәдәният учреждениесе итеп тапшыру турындагы мәсьәләне карый һәм аны мәктәпкә әйләндерү турында карар чыгара.
Һәм менә, 88 елдан соң символик яшел тасма киселде, азан яңгырады, яңа мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды, Суккул авылы тормышының яңа этабы башланды.
Ифтарга килүчеләр арасында бу вакыйгаларның шаһиты булган Батыргәрәев Рәфтәви бабай да бар иде. 1929 елда туган малайның күз алдында мәчет манарасы киселә.
Имам-ахун Рәмил хәзрәт Исәнбирдин илләргә тынычлык теләп дога кылды. “Чәчү башланырга тора, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, уңышлар мул булсын, бәла-казалар булмасын, сугышлар туктасын”, - дип теләде ул.
Ифтарга килүчеләр арасында Альберт Рафаил улының газиз әнисе Флүрә ханым да бар иде. Мәчет аның исемен йөртә. Үзе исән чакта газиз балаларын җир куенына озатып, кайгы-хәсрәт эчендә янган анага артык сораулар да бирергә кыймадым. “Тимергә әйләндем инде”, – диде ул күз яшьләрен сөртеп. Әрвахлар рухына Корьән аятьләре укыганда ул күңеленнән ахирәттәге уллары, тормыш иптәше турында уйлап утыргандыр...
Авыз ачарга вакыт җиткәнен белдереп, ахшам намазына чакырып моңлы азан яңгырады. Намаздан соң матур итеп Корьән сурәләре укыган малайга игътибар иттем. Мәчетнең имам-хатыйбы Орифали Девонай улы Эшонкуловның уртанчы улы икән. 1988 елдан бирле Башкортстанда яшәүче Үзбәкстан гаиләсендә өч ул тәрбияләнә: 16 яшьлек уллары Алишер Уфа шәһәрендә кадет корпусында укый, 13 яшьлек Билал әтисе белән мәчеткә йөри, бүген ул 44 сурәне яттан белә. “Әти кебек мәдрәсәдә укыйсым, шейх буласым килә”, - дип хыяллары белән бүлеште Билал. Ике яшьлек уллары Умар әнисе белән өйдә икән.
Килгән мөселман кардәшләрне тәмле пылау белән сыйлап, намазлар укылды, бик күп догалар кылынды.
Рамазан шәриф аеның матур бер кичәсен Дүртөйле районының Суккул авылында үткәреп, без – “өмет”челәр кайтыр юлга чыктык. Раббыбыз тарафыннан башкарылырга боерылган олуг фарызыбызны — ураза гыйбадәтен Аллаһы Тәгалә кимчелек-хаталардан пакъләп, киң рәхмәте белән кабул итеп алса иде. Тоткан уразаларыбыз тәннәребезгә саулык, калебләребезгә нур, иман сафлыгы өстәсә иде. Киләчәк гомеребездә дә шундый матур, күркәм айларга саулыкта-сәламәтлектә, ил-көн тынычлыгында шатлык белән ирешергә Үзе насыйп әйләсә иде.