Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
16 апрель 2023, 20:54

Мәскәүдә Коръән китабын яндырганнар

Изге Рамазан аенда мондый хәлләр аеруча җанны телгәли. 

baltachtan.ru
Фото:baltachtan.ru

Мәскәүдә Ак күл янында Коръән китабын яндыруны тасвирлаган видеоязма таралганнан соң җинаять эше кузгатканнар.

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кадрларның Мәскәүнең Көнчыгыш округы территориясендә төшерелгән булуы ихтимал. “Полиция хезмәткәрләре тарафыннан  оператив-эзләү эшләре үткәрелә”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Мөселманнарның изге китабын яндыруны тасвирлаучы видео бу атнада TikTok-та дөнья күрде. Аны  “Москва для русских” дип исемләгәннәр. Соңрак ролик Telegram-да таралды.

Бу уңайдан Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров моны Украина провокациясе дип атаган иде. Ул моңа охшаш вакыйгаларны Көнбатыш либералларының  “визит карточкасы” дип атады һәм алар “мөселманнарга да, православие динендәгеләргә дә” кирәкми, дип ассызыклады.

Моннан тыш, Кадыйров бу хәлгә карата юк-бар сөйләмәскә,  ялгыш версияләрне таратмаска, шулай ук интернетка тискәре фикерләр  язып, шау-шу куптармаска чакырды. Чечня башлыгы провокаторны эзләүләр дәвам итәчәк, дип белдерде.

Хәтерегездә булса, шундый акция Стокгольмда Төркия илчелеге бинасы алдында 21 гыйнварда теркәлде. Ул чакта җирле властьлар белән алдан килешеп, полиция контроле астында мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндырдылар.  Аны оештыручы сәясәтче Расмус Палудан  бу кылыгы белән НАТОны, Төркия һәм аның президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны тәнкыйтьләде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: