Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 апрель 2023, 15:08

Юрий Гагаринны мөселманнар зурлаган

Коръәндә космонавт турында ни әйтелгән?

Юрий Гагаринны мөселманнар зурлаган
Юрий Гагаринны мөселманнар зурлаган

Коръәндә космонавт турында ни әйтелгән?

 

Галәм киңлекләренә беренче булып очкан космонавт Юрий Гагаринны Җир шарының бөтен илләрендә дә күрергә телиләр, кунакка чакыралар. 1962 елда Мисырда да була ул. Мисыр президенты Гамәл Абдел Нәсер Гагаринга “Нил муенсасы” ордены белән бүләкли.

Орденны мисыр солтаны Хөсәен Камил ерак 1915 елда чыгарткан. Ул югары дәүләт бүләге булып торган.

Аны югары гражданлык һәм хәрби казанышлар өчен генә тапшыра торган булганнар.

Юрий Гагаринга  кадәр Мисыр белән бик дус булган берничә  дәүләт башлыгы гына бүләкләнгән булган.

Әйткәндәй,

«Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ берничә ел элек Галәм вә Ислам турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырган иде.

“Мөхәммәд пәйгамбәрнең күктәге айны икегә яруы турында ишеткәнегез булдымы икән? Күптән түгел НАСА айның чынлап та уртасында ярыгы булуын ачыклаган. Сәхифәбезнең даими кунагы – һәр әңгәмәсендә безгә шундый шаккатыргыч кызыклы мәгълүматлар биреп бара. Бу юлы сүзебез Коръән могҗизасы турында.

– Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә җир йөзенә халыкларга үрнәк булсын, аларны хәерле юлга өндәү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Адәмнән алып Мөхәммәдкә (с.г.с.) кадәр 124 мең пәйгамбәр яшәп киткән. Ул вакытта телефоннар, интернетлар, шәһәрләр арасында элемтә юк. Шуңа да пәйгамбәрләрнең саны күп булган. Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң мәгълүмат кырының киңәячәген дә белгән Аллаһы Тәгалә. Безгә бүген бер пәйгамбәр дә җитә, Мөхәммәдне (с.г.с.) белмәгән шәһәр-авыл юк. Пәйгамбәрләр исә могҗиза күрсәтү сәләтенә ия булган. Алар халыкка үзләрен Аллаһ рәсүлләре дип таныштыра. Әмма пәйгамбәр икәнлегеңә ничек ышандырырга? Әйтик, синең яныңа бер кеше килеп, мин очучы ди. Аны ничек белергә? Очучы булуы турында таныклыгын, дипломын, лицензиясен күрсәтүен сорый алабыз. Ә кырык яшенә җиткән бер кеше килеп, мин пәйгамбәр дисә? Аллаһы Тәгаләдән аңа вәхи иңүен, Җәбраил фәрештә белән аралашуын беркем күрми дә, ишетми дә. Шуңа да аларга халык ышанмый, әкиятче, мәҗнүн дип көләләр. Пәйгамбәр булуын расларга кушучылар да табыла. Аллаһ боларның барысын да белә, Муса пәйгамбәргә могҗизалы таяк бирә. Таяк еланга әйләнеп, сихерчеләрнең еланнарын йота, шуннан алар иманга килә. Гайсә галәйһиссәламгә Аллаһ мәетләрне терелтү, сукырларны дәвалау сәләтен бирә. Ә Рәсүлебезгә кавеме аңа, пәйгамбәрлегеңне исбатлыйсың килсә, тулы айны икегә яр, шуның бер ягы бер, икенче ягы икенче тау башында булсын, ди. Шуннан ай икегә ярыла һәм берничә сәгатьтән кабат кушыла. Астронавтлар, айны тикшереп, аңарда кайчандыр аерылган булуын күрсәтеп торган җөй барлыгын чынлап та ачыклады. Бу турыда интернетта мәгълүмат шактый. Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ иң зур могҗиза – Коръәнне бирә. Ул кыямәт көненә кадәр дәвам итә торган дәвамлы могҗиза. Аны әле дә аңлап, өйрәнеп бетергән кеше юк – мәгънәсе укыган саен ачылып кына тора

 Гаднән әш-Шәриф дигән гарәп галиме үзенең “Коръән һәм астрономия” дигән китабында, кешелек тарихындагы беренче космонавт турында шул сүрәдә хәбәр ителгән була, дип яза. “Әл-хиҗр” сүрәсендә: “Бу кавем Аллаһка ышанмый. Әмма элек алар ышанган”, – диелә. Бу аять безнең коммунистлар чоры турында бара. Революциягә кадәр Россия халкы динле иде. Аннан соң дин бетте, Коръәннәрне яндырдылар, мәчетләрнең манараларын кистеләр. “Менә шушы динсез халыкка Мин күккә капканы ачармын. Алар шунда менә башлар”. Бу аятьтә сүз 1960 еллар турында бара. 1961 елда Юрий Гагарин беренче тапкыр космоска очты. Аның укытучысы һәм баш конструктор Сергей Королёв Гагаринга, космоска чыккач, һәр минутның башында бер җөмлә әйтергә куша. Җирдәге аналитиклар, аның җөмлә төзелешенә карап, психологик халәтен тикшерә. Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди. Бу сүзләрне очышлар белән идарә итү үзәге яздырган була һәм алар саклана. Коръән дә: “Менгәч, нәрсә күрәм, мин төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме, дип әйтерләр”, – ди (“Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре). Бу могҗизаның могҗизасы бит! Изге китапта җөмләсенә кадәр алдан язылып куелган. Коръән фәнни китап та, фал китабы да түгел, әмма ул безгә үзенең Аллаһ тарафыннан мөкәммәл рәвештә бирелгәнлеген раслый, аны беркем дә үзлегеннән язмаган, төзәтмәгән. Мондый могҗизалар Китапта бик күп.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: