Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 апрель 2023, 13:07

Мең айдан да артыграк Кадер кичә

Рамазан аеның соңгы ун көнлеген, инде соңгы атнасын ваклыйбыз.

Мең айдан да артыграк Кадер кичә
Мең айдан да артыграк Кадер кичә

Рамазан аеның соңгы ун көнлеген, инде соңгы атнасын ваклыйбыз.


Исламда уразаның соңгы көннәре аеруча саваплы, аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вәссәләм бер хәдисендә болай ди: «Рамазанның беренче ун көне - Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре, соңгы ун көне - җәһәннәм утыннан котылу көннәре».

Ураза ахырының тагын бер могҗизасы бар әле. Ул да булса - Кадер кичәсе.

«Кадер» дигән сүз гарәпчәдән «кодрәт» дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир.

Мөселманнар өчен изге китап - Коръән Рамазан аенда, нәкъ менә Кадер кичәсендә Мөхәммәдкә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) иңдерелә башлый. Шуңа күрә Ислам динендә Кадер кичәсе белән Бәраәт кичәсе изге кичләрдән санала.
Чөнки Бәраәт кичәсендә Коръән китабы ләүхел-мәхфуздән (ләүхел-мәхфуз — язмышлар язылган такта) җир күгенә иңдерелә, ә Кадер кичәсендә ул кешеләргә җиткерелә башлый.

Чыганак: ТАТАР NEVS

Фото: ТАТАР NEVS

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: