Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 март 2023, 15:30

Изге Рамазан ае очраштырды

Илеш районы Йонны авылының “Иман” мәчетендә үткән ифтарда "Өмет" гәзите дә катнашты.

Изге Рамазан ае очраштырды
Изге Рамазан ае очраштырды

 

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.

Рамазанның алтынчы көнендә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ханым Фаткуллина белән без дә

Илеш районы Йонны авылының “Иман” мәчетенә ифтарга юлландык.

Йонны авылы – Уфадан 157 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда районда бердәнбер мәдрәсә эшли, анда бик күркәм, актив эш алып барыла дигән хәбәр килеп иреште безнең тарафларга. Барып күреп, халкыбызга татар мәдрәсәләрен күрсәтәсебез килде. Чөнки ата-бабаларыбызның безгә – киләчәк буынга – мәчетләр салдырып, динебезне югалтмаска васыять әйтеп калдырган. Мәчетләрне юкка чыгарып, атеизмга көчләп өндәгән заманнарда да әби-бабаларыбыз иманнарына хыянәт итмәгән, кача-поса намазларын укыган, фарыз уразасын тоткан.

Әйе, югалтмады халкыбыз үз динен. Буыннан-буынга, күңелдән-күңелгән күчереп, иман чаткысын сүндерми саклап килгән ата-бабаларыбыз рухын шатландырып, яшәү кануныбыз булган изге Китабыбыз Коръән Кәрим өйрәткәнчә дөрес яшәү рәвешенә юнәлеш алучылар сафы көннән-көн арта.

Бүгенге көндә зур көч куеп мәчетләр төзеп, аларны төзекләндереп торучы кешеләребез бар. Илеш районы Йонны авылында “Иман” мәчете дә шундый кешеләр аркасында тирә-якка нур чәчеп утыра.

  • Быел мәчетебзгә 15 ел тула, - диде шушы мәчеткә нигез салучыларның берсе Фәйләс Флүн улы Гәрәев. – Авылда мәчет салу теләге күңелемдә күптән бар иде. Минем кебек янып йөрүче авылдашларым да булган икән. Язмыш безне очраштырды да, өчәү берләшеп, Рәвис Мансуров, Рүзил Магданов һәм мин мәчетне берничә ай эчендә төзеп бетеп, 2008 елда ачтык. Бу – безнең элеккеге мәчет урыны. Аны япканнан соң анда мәктәп тә булган, кибет тә ачканнар. Уйлаштык та, бөтен авылга күренеп торсын дип, элеккеге мәчетнең янындагы Мәчет тавы башына салып куйдык. Астарак райпо кибете иде, аның бинасын сатып алып мәдрәсә ачтык. Быел Аллаһның рәхмәте белән мәдрәсәбезне киңәйттек, малайлар кунып укый алсын өчен бүлмәләр булдырдык, караватлар сатып алдык. Чөнки күрәбез, мәдрәсәгә йөргән балалар күбәйгәннән-күбәя, элеккесенә сыймый башладылар. Исемлек буенча бүген 100дән артык шәкертебез бар, уртача көненә 25-40 бала гыйлем алырга йөри.

Авыл халкы 2016 елда үзләренә имам-хатыйб булып килгән Ибраһим хәзрәт Тимерьяновны Аллаһ бүләге дип кабул иткәннәр. Кечкенәдән картәнисе тәрбиясендә дини тәрбия алып үскән малай үзе дә мәдрәсәләрдә укый, күп гыйлем ала. Русия ислам университетында укыганда Фәйләс хәзрәт белән таныша һәм ул аны Йонны авылына имам булып килергә ризалаштыра. Яркәйдә ике ел мәчеттә эшләү тәҗрибәсе булган яшь хәзрәт, шулай итеп, Йонны авылындагы мәчеттә эшли башлый.

  • Җәмәгать булганда гына эш алга бара, - диде Ибраһим хәзрәт.  – Кем икьтисади якны тарта, кем гыйлем ягыннан җавап бирә. Җәмәгать булса гына эшнең бәрәкәте була, бергә эшләгәндә генә Аллаһның рәхмәтенә ирешеп була. Балаларның әти-әниләре дә актив. Әлхәмдүлилләһ, вакытның бәрәкәте бар, бар эшкә дә өлгерәбез. Дәресләр дә бара, ифтарлар да, таравихлар да укыла. Көне буе шушында мәш киләбез. Балалар белән расписание буенча дүрт сәгать сабак укыйбыз, Коръән, тәҗвид, сира, Пәйгамбәрләр тарихы, гыйльми хәл укыйбыз. Даими рәвештә ярышларга йөрибез. Күптән түгел генә Дүртөйле районының Кәңгеш авылына дини ярышларга бардык, Актаныш районының Чуракай авылында булдык, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә, Чишмә районында үткән ярышларда катнашып, мактаулы урын алып кайттык. Укулар ял көннәрендә, каникулларда бара. Җәй көне атна саен табигать кочагына пикникка чыгабыз, Яркәйдән хәләл кафедан килеп шашлык, лагман, люля-кебаб, шаурма ясап ашаталар. Итебез күп, Әлхәмдүлилләһ, ел саен мәчеттә 40лап корбан чалына, күбесе итләрен мәдрәсәдә шәкертләргә калдыралар. Ел буена балаларны ашатырга җитә.

Балалар мәдрәсәдә уку белән бергә эшкә дә өйрәнәләр, ди имам. Ифтарга салатлар турыйлар, идән, савыт-саба юалар, кыш көне кар көриләр, ди ул. Мәдрәсәгә Йонныдан гына түгел, күрше Рсай, Яркәй, Түбән Яркәй, Череккүл, Күктау авылларыннан балаларны китерәләр икән. Алты ел эчендә инде байтак шәкертләре үсеп, үзләре хәзер укыта башлаган. Уфа һәм башка шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә укырга керүчеләре күп.

Ахшам намазына азан әйткән кечкенә малайның исеме Батырхан булып чыкты. Ул монда әтисе Таһир Флүр улы Баһманов белән килгән икән.

  • Аллаһның рәхмәте белән тормыш иптәшем Гөлшат белән дүрт малай тәрбиялибез, - диде Таһир абый үзе белән таныштырып. – Ике зур улыбыз инде шәһәр мәдрәсәләрендә белем ала, монда ике улым - Ислам белән Батырханны йөретәм. Полициядә эшләп пенсиягә чыктым. Пенсиягә чыккач бөтенләй башка тормыш башланды. 2018 елдан гаиләбез белән диндәбез, намазлар укып, ураза тотабыз. Шушында ямь табып, куанып, сөенеп йөрибез. Мин үземнең халкымны бик яратам, без бит бөек халык вәкилләре. Болай булса, киләчәгебез бар, дип уйлыйм. Милләтебез ишәер, динебез чәчкә атыр, иманлы балалар үсеп, гел тәртипле бәндәләр булыр дип ышанам. Шушы шәкертләр – безнең киләчәгебез. Азаккы сулышыбызны алганда да балалар өчен, үзебез өчен тыныч күңел белән китәргә насыйп булсын дип телим. Безнең өчен дога кылучылар кала, иншәә Алллааһ. Ибраһим хәзрәткә бик рәхмәтлебез, догалар кылабыз, көнен төнгә ялгап, үзен аямыйча балаларга гыйлем бирә. Безнең районда мондый зур күләмдә эш алып барылган бердәнбер мәдрәсә бу. Быел, Аллаһның рәхмәте булсын, мәдрәсә киңәйде.

Очрашуыбыз, ифтар бик җылы үтте. Бу көнне авыз ачтырган Илеш районы мөслимәләре берлеге рәисе Фәндәлә апа белән Нәүфәл абый Ашараповлар гаиләсен бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Ифтарда Йонны авылыннан гына түгел, бик күп күрше авыллардан да мөслимәләр, ир-атлар, балалар күп килгән иде. Тыныч тормыш, иминлек, сәламәтлек хакына догалар кылынды, вәгазьләр сөйләнде.

Аллаһ барыбыздан да разый булып, тоткан уразаларны, укыган намазларны кабул итсен!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: