Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 март 2023, 14:35

Уразада суны ничек дөрес эчәргә?

Бу сорау күпләрне кызыксындыра.

Уразада суны  ничек  дөрес  эчәргә?
Уразада суны ничек дөрес эчәргә?

Изге  Рамазан ае башлана. Ураза тоткан вакытта иртән сәхәр һәм кичен авыз ачар алдыннан су эчәргә кирәклеген беләм. Шулай да ничек, нинди күләмдә су эчү дөрес була? Аңлатыгызчы.

                                     Миләүшә.

       Миләүшәнең соравына Гафури районыннан Мөэминә апа Якупова аңлатканча  җавап бирәбез, чөнки нәкъ аныңча эшләү файдалы булыр дип уйлыйбыз. Мөэминә апа болай ди: “Узган елгы уразаны гаиләм белән аеруча җиңеллек, күңел күтәренкелеге белән тоттык. Бу җиңеллекнең сәбәбе – авыз ачканда һәм сәхәр алдыннан тиешле күләмдә су эчү булды. Әлеге тәҗрибәне социаль челтәрдә күп еллар ураза тоткан бер ханым җибәргән иде. Аны үземнең ахирәтләремә дә җиткердем. Һәм һәркайсыбыз әлеге ханымга күңелебездән рәхмәт укыдык.

     Үзеңдә булганны башкалар белән бүлешү – һәр мөселманның изге бурычы. Без ураза вакытында суны тиешле күләмдә эчмибез, баш авырту су җитмәгәнлектән килә икән. Һәм төрле ысулларны файдалана торгач, шул алымга тукталдым. Авыз ачканда өч-биш хөрмә җимеше ашыйм да, 750-800 миллилитр кадәр җылымса су эчәм.

      Дога кылганнан соң намазымны укыйм. Шул вакыт эчендә әлеге су тәннең бөтен тамырларына, күзәнәкләренә тарала. Аннан соң инде артык күп ашыйсы да килми. Тәравих намазы укыганда шулай ук яныма су куям, дүрт ракәгать саен яртышар стакан эчәм. Иртә белән торгач та тагын ярты литр чамасы җылымса су эчеп куям. Ул су да бөтен тәнне туендыра. Бераздан сәхәр ашыйм. Узган елгы уразада минем әллә күпме дусларым бу алымны кулланды, һәммәсе җиңеллек тапты. Барыбызга да шул алымның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын, Аллаһу Тәгалә бөек айның кадерен белергә насыйп итсен”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: