Динебез – Ислам
16 март 2023, 09:52

Рамазан – күп догалар кыла торган ай

Дога кылганда Аллаһу Субхәәнә вә Тәгаләнең  күркәм  булган  99  исеме  белән сорыйбыз.

uzbekistan-tours.ru Рамазан – күп догалар кыла торган айuzbekistan-tours.ru Рамазан – күп догалар кыла торган ай
Рамазан – күп догалар кыла торган айФото:uzbekistan-tours.ru

“Дога кылу – иң гүзәл гыйбадәт”, - диде Аллаһның бөек илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләй һи үә сәлләм. Изге Рамазан ае күп догалар кылу, Аллаһка якынаю өчен иң бәрәкәтле вакыт. Шул мөмкинлекне нәтиҗәле файдалану өчен гәзит укучылар соравы буенча Аллааһу Тәгаләнең 99 исемен кулланып догалар кылу үрнәген берничә санда бирәбез. Ул Аллаһның исем һәм сыйфатларын өйрәнү өчен дәрес тә, догаларның  кабул булуына ирешү өчен мөмкинлек тә булыр, иншәә Аллааһ! Рамазан ае мөбәрак булсын! Догаларыбыз кабул булсын, изге максатларыбызга ирешү өчен ишекләр ачылсын!

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.

Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ. Салләллааһу гәләйһи үә сәлләм.

Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә сахбиһи үә бәәрик үә сәллим.

 Аллаһу Субхәәнә вә Тәгаләнең  күркәм  булган  99  исеме  белән сорыйбыз.

Аллаһү  әкбәр, Аллаһү  әкбәр,  ләә  иләәһә  илләллаһү  үәллаһү  әкбәр  Аллаһү  әкбәр  үәлилләәһил  хәмде.

Аллаһ  Бөек!Аллаһ  Бөек! Аллаһыдан  башка  иләһ  юк!Аллаһ  Бөек!Аллаһ  Бөек!Аллаһыга  мактау.

СүбхәнәАллаһи  үәл- хәмдүлилләһи  үә  ләә  иләәһә  илләллааһү  үәллааһү  әкбәр,  үә лә  хәүлә  үә ләә  куүәтә  иллә  билләәһил- галийил  газыйм.

Аллаһыга  дан!  Аллаһыга  мактау! Биек  һәм  Бөек  Аллаһыдан  башка  иләһ  юк. Аллаһ  Бөек! Аллаһыдан  башка  беркемдә  дә  көч  һәм  куүәт  юк.

Ләә  иләәһә  илләл-лааһү   үәхдәһү  ләә  шәриикә ләһү,  ләһүл-мүлкү  үә ләһүл  -хәмдү   йүхйии  үә  йүмиит,  бийәдиһил  хайру    үә  һүә галәә күлли  шәйин  кадиир.

Аллаһыдан  башка  иләһ  юк.  Ул  Бердәнбер,  Аңа  тиңнәр  юк.  Ул  барлык  тере  затлар  өстеннән  хакимлек  итүче. Аңа  Мактау. Ул  безгә  гомер  бирә  һәм  Ул  безне  аннан  мәхрүм  итә.  Бары  тик  Ул  гына-  барлык  нигъмәтләрнең  Хуҗасы. Ул  бар  нәрсәгә  Кодрәтле!

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Куль  һүә  Аллаһү  әхәд  Аллаһү-с-самәд   ләм  йәлид  үә  ләм  йүүләд  үә  ләм  йәкүлләһүү  күфүән  әхәд

Йә, Раббым!  Мин - Синең   бер  колың:  Син  -  Аллаһ!-  дип  шәһәдәт  китердем. Син Бердәнбер, Син һичкемгә  мохтаҗ  түгел, Һичкемне  тудырмадың  һәм  тумадың. Һичкем  Сиңа  тиңдәш  булмады.

Йә,  Раббым! Дөнья  һәм  ахирәт  хәҗәтләре  белән Синең  ярдәмеңне  сорап  бер  Үзеңә   мөрәҗәгать  итәм. Синең  бирүеңдә  дә , алуыңда  да  хикмәтләр бар.

Йә,  Раббым,   мин  бары  тик Сиңа  гына,  Синең  Рәхмәтеңә өметләр  баглыйм  һәм  бары  тик  Сиңа  гына, кимчелектән  пакъ  булган  күркәм  исемнәрең  һәм  тулы  сыйфатларың  белән   мөрәҗәгать  итәм:

Догаларымны   кабул ит,  күтәрелгән кулларымны  буш  төшермә.

Йә,  Раббым!  Син  Мәңгелек,  Тере,  Син  Үлемсез  Зат,  Син  Мәңге  бетмисең,  Мәңге  булучысың,  Синең  башлангычың  да  ахырың  да  юк,  Син  галәмдәге  бөтен  нәрсәне  юктан  бар  итүче,  бөтен  галәмнәрне  яралтучы ,  Сиңа  гына  тәвәккәл  кылам,  бөтен барлыгымны,  үземне  Сиңа  тапшырам.  Йә,  Аллаһым, догаларымны  ишет!  Синең  ризалыгыңны  өмет  итеп,  Синең  Мәңгелек  җәннәтеңне  өмет  итеп  уразамны тотам. Рәхмәтеңнән  мәхрүм  итмә,  Раббым!

Йә,  АЛЛАҺ,  Син  безнең  Раббыбыз, без  Синең  бәндәләрең, колларың.  Барыбыз  да  Синең  идарәң астында яшибез. Син –  Бар  булучы  Зат. Синең  Бөек  исемнәрең  бар. Шул исемнәрең  белән  Сиңа  мөрәҗәгать  итәм.

Син- ӘЛ-ӘХӘДҮ -  Син, Раббым Бер  генә,  тиңдәшең  юк.  

Син-  ӘЛ-ВӘӘХИДҮ -  Охшашың  булмаган Зат.

Әл-ХӘҠҠУ -  Син  Хакыйкый, Чынлыкта бар Булучы.

ӘЛ-ВӘӘҖИДҮ, йә, Раббым, Син - һәрвакыт  Бар  булучы  Зат, Синең ихтыяҗың юк.

 ӘЛ-БӘӘТЫНҮ, йә, Раббым, Син -  Яшерен,  без Синең халәтеңне  белә   алмыйбыз.

Әҙ-ҘААҺИРУ - Сине   ачык,  Бар  һәм  Бер  буларак  күрә  алмыйбыз, әмма күргән  һәр  нәрсә  Синең  барлыгыңны  дәлилли.

ӘЛ-ХӘЙЙҮ –  Син  -  даими  Тере,  Үлемсез  Зат.

 ӘН-НҮҮРУ-Син-күкләрнең  һәм  җирнең  Нуры, Нурландыручы. Син безләрне  көферлек  караңгылыгыннан  иман  нурына,  ширек  караңгылыгыннан  тәүхид  яктылыгына,  наданлыктан  гыйлем  нурына,  гөнаһ  һәм  бозыклык  караңгылыгыннан  итәгать  нурына  чыгардың.  Безне Иманлы  иттең,  Раббым! Чиксез шөкерләр Сиңа! Безгә ныклык  та  бир,  чөнки  нык  булмаган  иман  дөньяда  һәм  ахирәттә   коткармый.

Күңелләребездәге  һидәять  утын   сүндермә,  тәүфыйкъ  бир,     кальбләребезне нурландыр.    Һәрнәрсәдә  Синең  барлыгыңны  танырга,  фикерләргә  аң-зиһен  бир. Безне  туры юлыңнан чыгарма, иманыбызны сөекле ит, көферлекне күңелләребезгә кертмә, йөзләребезне нурландыр. Үзеңә ихлас гыйбәдәт кылучылардан ит.

Үзеңнең  Бөек   китабың,  гыйлем диңгезе булган Коръәнне    кальбләребезнең  язы,  күкрәкләребезнең нуры  итсәң  иде. Коръән  белән  кайгы-хәсрәтләребезне  алсаң  иде. Коръәннән  белмәгәннәребезне  белергә,  онытканнарыбызны  искә  төшерергә  ярдәм  итсәң  иде. Иртәләрен  һәм  кичләрен даими  Коръәнне  укырга, аны  аңлап,  аның  белән  яшәргә  насыйп  әйләсәң  иде. Кыямәт  көнендә  шушы  китабыңны  безнең  өчен  дәлил  итеп,  безгә  каршы  дәлил  булудан  сакласаң  иде.

Әй  Аллаһым!  Син  бөек көч-кодрәткә  ия  булучы  Зат, Синең  хөкемең  һичшиксез  безгә  ирешә,  карарың  гаделдер. Синнән  барча  исемнәрең  белән  сорыймын.  Син  Үзеңне  ул исемнәр белән атадың,  яки  Китабыңда  иңдердең,  яки  мәхлукатларыңның  берсенә  белдердең,  яки  Үзеңдә  яшерен  гыйлем  итеп  калдырдың. 

Йәә   АЛЛАҺ! Син  әл-ҠАУВИЙЙУ – Син   Көчле   Зат. Син – Кодрәт Иясе. Синең  куәтең  җитмәгән  бер  эш  тә  юк.  Сиңа бернәрсә дә  авыр  түгел. Нинди  генә  эш яисә хәл булмасын, аның өчен  Синең  “Күн” – "Бул"  дип  әйтүең  җитә  һәм  ул  була.

Син-Әль-МӘТИИНҮ – Синең  көчең-кодрәтең   тулылыкка   ирешкән. Сине  бернәрсә  дә  зәгыйфьләндерә  алмый. Эшләрне  башкарганда  Син  беркемгә дә мохтаҗ түгел.

Син – Әль-ГАЗИИЗҮ – Син  Көчле, Ҡуәтле, изге  Зат.  Бөтен  нәрсә  Синең  теләгең  белән  эшләнә. Син җиңелүгә дучар булмый  торган Кодрәтле, Изге Затсың. Син -  бөтен   яктан  Бердәнбер. Барчасы Сиңа чиксез мохтаҗ. Синнән башка һичбер  нәрсә   дә   булмас.

Син – Әль-ҠААДИРУ – Син Үзең теләгән һәр нәрсәне эшлэргә  Ҡадиир. Кодрәтеңнең   чиге юк. Һәрнәрсәгә   көчең  җитә.

Син – Әль –МҮҠЪТӘДИРУ – Син  һәрбер  нәрсә  каршында  көч  һәм  куәткә  ия. Җирдә  көчле  һәм   кодрәтлеләр  бар,  әмма  алар бөтенесе берләшеп Сиңа каршы чыкса да Сиңа тузан бөртеге кадәр дә тәэсир итә алмый. Синең  каршыңда   алар  берни  түгел.

Йәә, Раббым! Кулларымны  күтәреп Сиңа дога  кылам.  Сиңа  моң-  зарларыбызны  сөйлим, Синең ярдәмеңне өмет итәм. Син  кулын  күтәреп  дога  кылучының  кулын  буш  калдырудан  ояласың .  Әй, Кодрәтле  Аллааһ!  Минем кулларымны да  буш  калдырма. Догаларымны  кабул  әйлә.

Йәә,  Раббым! Безне  динсезләр  хөкеменә  тапшырып,  сынау  кешеләре  итмә. Безне күтәрә алмаслык сынаулардан, авырлыкларыннан  сакла,  төзәтә  алмаслык  афәтләрдән,  дошманнарның  зәһәрлегеннән  сакла,  коткар.  Һәммәсенә Синең көчең, кодрәтең  җитә.

Йәә,  Раббым! Барча гамәл - гыйбәдәтләрне  кылу  өчен, намазларыбызны  җиренә  җиткереп,  ихласлылык  белән  уку  өчен,  гаиләбездә  вазыйфаларымны  үтәү  өчен җаныбызга  тынычлык,  тәнебезгә  сәламәтлек,  көч-куәт  бир. Күңел  төшенкелегеннән, шайтан зарарыннан, шайтан вәсвәсәсеннән,  көчсезлектән,  куркаклыктан  сакла.

Йәә,  Раббым! Безгә бүләк итеп биргән Ислам динендә гомеребезнең ахырына кадәр яшәргә насыйп ит. Тормышыбызны  һәм  дөньябызны  безнең  өчен  хәерле  кыл. Безгә  дөнья  һәм  ахирәттә  хәерлелек  һәм  бәхет  бир.  Чынлыкта, Синең һәрнәрсәгә  көчең  җитә. Уразамны  җиренә тотарга, гыйбадәтләремне  ихласлык белән үтәргә көч,  җиңеллек,  куәт  бир.

Йәә, Раббым! Син -  Әль-Мәликү – барча  галәмнәрнең  һәм  Кыямәт  көненең  хакыйкый  "Патшасы". Син  -  МӘЛИКҮ-Л-МҮЛК  –  һәр  нәрсәнең  Иясе, Хуҗасы,  Патшасы.  Безнең  бөтен  малыбыз,  байлыгыбыз  Синеке. Йә,   Син байлыкны  Үзең  теләгән  вакытта  бездән  аласың  да, бирәсең дә. Безгә байлык бирсәң,  шуның  белән  бергә  сөенечен  дә  бир.  Чөнки  байлык  булып,  сөенече, бәрәкәте  булмаса,  аның  файдасы  юк. Безгә  бәрәкәт ишекләрен  ач.

Йәә, Аллааһ!  Әль-ВӘӘРИСҮ, Әль-МҮҠЫЫЙТҮ – Син - мал-мөлкәтнең  һәм  байлыкның,  ризыкның  Хуҗасы   һәм  аны  без  колларыңа  юмартлык  белән бүлеп  Бирүче, мирас итеп Бирүче.

Син  -  безләрне  ризыкландырасың,  күкләрдән  шифалы  яңгырларны  яудырасың.  Корыган  җирләрне  терелтәсең,  саргайган  җирләрне  яшеллеккә  күмәсең.  Безгә  Син  биргән  нигъмәтләреңне  күрә  белергә, шөкер  кылып , рәхмәтле  булып  яшәргә  насыйп  итсәң  иде. Ул  байлыкның  үлемебез  җиткән  вакытта  бер  файдасы  да  булмаганын   аңлап,  нәфес  колы  булудан  сакласаң  иде.   Булган  мал -  байлыгыбызны  хәләл  кәсеп  белән  табып,  бәрәкәтен  күреп, хәерле   максатларда  файдаланып  яшәргә  насыйп  итсәң иде. Ашаган ризыкларыбызны  хәләл  ит,  харамнардан  ерак  кыл.

  Йәә, Раббым!  Йәә  МӘЛИКҮ! Йәә АЛЛААҺ! Син  һәр  мәхлугыңа  ярдәм  бирүче.  Йә  Раббым,  безне  мохтаҗлыктан, ялкаулыктан,  комсызлыктан,  саранлыктан,  вакчыллыктан саклый  күр.  Кешеләргә  мохтаҗ итеп калдырма. Бурычлы  булып калудан  имин  кыл. Бөек  Кыямәт  көнендә,  кешегә  малы һәм  мөлкәте,  байлыгы һәм  акчалары  да  ярдәм  итә  алмаган  көндә,  мине һәм нәселемне  Үзеңнең  рәхмәтеңдә  кыл.

Доганы түбәндәге тәртип буенча кылабыз

  1. Аллаһны мактап, Аның күркәм 99 исеме белән сорыйбыз.
  2. Пәйгамбәребез с.г.в.с. гә куп итеп салаватлар әйтәбез.
  3. Аллаһ Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылабыз.
  4. Гөнаһларыбызга истигъфар кылабыз, Аллаһтан гафу сорыйбыз.
  5. Дөнья һәм ахыйрәт өчен хаҗәтләрне үзебез өчен сорыйбыз.
  6. Әти-әниләребез, әби-бабайлар өчен сорыйбыз.
  7. Гаиләбез һәм балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сорыйбыз.
  8. Укытучыларыбыз һәм  остазларыбыз  өчен  сорыйбыз.
  9. Ил башлыклары, җитәкчеләр өчен сорыйбыз.
  10. Калган  бөтен туганнарыбыз өчен сорыйбыз.
  11. Күршеләребез, авылдашларыбыз, танышларыбыз  өчен    сорыйбыз.
  12. Сыйныфташларыбыз, дусларыбыз,  хезмәттәшләребез  өчен  сорыйбыз.
  13. Мөселманнар, бөтен  дөнья  мөселманнары өчен  сорыйбыз.
  14. Бөтен донья  халкы  өчен, галәм өчен сорыйбыз.

                             Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Дәвамы бар.

 

Читайте нас