

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә аның моңлы азан тавышларын янгыраткан мәчете – авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган иң изге, бөек урыны. Аңардан иман, нур бөркелә. Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла.
Кушнаренко районының Иске Гомәр авылы халкы бу яктан бик бәхетле: мәчеттә көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Аны иртәсен дә, кичен дә авылның имам-хатыйбы Фаил Әхнәф улы Мохтаров яңгыратып, кешеләрне намазга чакыра.
Иске Гомәр авылы 1995 елда мәчетле булды. Ул вакытта “Алга” колхозын җитәкләгән Ринат Хатмулла улы Миргалиев мәчетне төзеп бетереп, файдалануга тапшыру өчен күп көч сала.
Тарихка күз салсак, авылга динле кешеләр нигез салганнар. 1762-1765 нче елларда 3 нче ревизия нәтиҗәләре буенча Уфа уезды Сатлыган түбәсе Коршин волостендәге Гомәр авылына нигез салган Бикмеев Гомәрнең алты улы булган. 1815 елгы мәгълүматларга караганда, аның алтынчы улы азанчы Усман Гомәровның 57 яшьтә булуы мәгълүм. Димәк, авылга нигез салыну белән мәчет салганнар һәм Гомәр бабайның уллары анда хезмәт иткәннәр.
Колхозлаштыру башлангач, башка авыллардагы кебек Иске Гомәрне дә яман җилләр урап узмый: авылның ак әбисе Миңлесылу Әхмәдуллина искә алуынча, элек авылда ике мәчет булган. “Миңа өч яшь булган, 1930 елда мәчетләрнең манараларын кискәннәр, ә имам-хатыйбы Миңнислам зурәтине кулак дип сөргенгә озатканнар”, - дип искә ала ул.
Иске Гомәр авылы республика күләмендә үткән “Аек авыл” конкурсында муниципаль этапны үтеп, республика этабына чыккач, авылдагыларның яше дә, карты да бу хәбәрне зур сөенеч белән каршы алды. Авылның мәчете дә бу олы, изге эшкә үзенең өлешен кертү өчен тырышлык сала.
Шушы көннәрдә анда “Иман мәңгелек” дип аталган чара үтте.
Мәчетнең мөгаллимәсе Якупова Гөлсинә Сәхипгәрәй кызы мөслимәләргә изге Коръән Кәримне уку өчен тәҗвид дәресләре үткәрә. Чара көнне алар йомгаклау дәресенә җыелды.
Чарада районның имам - мөхтәсибе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов, "Өмет" гәзите вәкиле дә катнашты.
Очрашуны Коръән сүрәсе уку белән башладылар. Имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт хәрам белән хәләл турында бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул көнне авылда җеназа булу сәбәпле, ир - атлар мәчеттә әзрәк иде.
Мәчеткә гарәп әлифбасын, Корьән аятьләре, сүрәләр укырга өйрәнергә теләүче мөслимәләр ихлас күңелдән йөриләр.
Җәй көне дә мәчет гөрләп тора: балалар өчен лагерьлар оештыралар. Гөлсинә Сәхипгәрәй кызы, Яңа Гомәр авылыннан Резеда ханым Газизова, башка мөслимәләр балаларның ялын кызыклы үткәрү өчен көч сала. "Балалар мәчетнең нәрсә икәнен, анда нәрсә эшләгәннәрен кечкенәдән белсеннәр, үзенең халкына хезмәт итүче, намазын укыган, җомга намазына мәчеткә йөри торган, дини бурычларын үтәүче мөселманнар булып үсеп җитсеннәр", - ди мөгәллимә Гөлсинә Сәхипгәрәй кызы.
Мәчетнең яңа матур булуы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кирәк. Мәчетнең бөтен күрке – анда йөрүче халык.