Динебез – Ислам
16 февраль 2023, 09:54

Әз-Зәлзәлә – Җир тетрәү сүрәсе

Сурга өрелеп Җир үзенең тәкъдирендә билгеләнгән тетрәү белән тетрәгәч...

mobillegends.net Әз-Зәлзәлә – Җир тетрәү сүрәсеmobillegends.net Әз-Зәлзәлә – Җир тетрәү сүрәсе
Әз-Зәлзәлә – Җир тетрәү сүрәсеФото:mobillegends.net

Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

  1. Сурга өрелеп Җир үзенең тәкъдирендә билгеләнгән тетрәү белән тетрәгәч.
  2. Җир эчендәге үлеләр һәм хәзинәләр кебек бөтен йөкләрен тышка атып, уртага чыгаргач.
  3. Һәм кеше коты алынып: “Моңа ни булган?” – дигәч.
  4. Шул көнне ул телгә килер дә, өстендә кылынган яхшы һәм яман хәбәрләрен халыкка сөйләр.
  5. Чөнки синең Раббың аңа сөйләп бирүен вәхи итте һәм өстендә кылынган нәрсәләрне хәбәр итүен әмер итте.
  6. Ул көнне кешеләр, гамәлләре үзләренә күрсәтелсен өчен, йөзләре ак һәм кара, имин һәм курыккан хәлдә төркем-төркем рәвештә каберләреннән хисап мәйданына чыгачаклар.
  7. Кем дә кем дөньяда зәррә авырлыгы кадәр генә игелек кылса, аны Ахирәттә күрәчәк.
  8. Кем дә кем дөньяда зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кылса, аны Ахирәттә күрәчәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас