Динебез – Ислам
16 февраль 2023, 12:00

Йортларга бәрәкәт китерер “Бәрәкәт ачкычы”

Икенче ел инде Башкортстанда татар телендә “Бәрәкәт ачкычы” дип аталган мәдәни-мәгариф журнал нәшер ителә. Басманың баш мөхәррире Даян Тәлгат улы Мәҗитов белән шушы хакта сөйләштек.

Йортларга бәрәкәт китерер “Бәрәкәт ачкычы”Йортларга бәрәкәт китерер “Бәрәкәт ачкычы”
Йортларга бәрәкәт китерер “Бәрәкәт ачкычы”

 

  • Иң беренче шуны сорыйсым килә: ни өчен “Бәрәкәт ачкычы”?
  • 2020 елның гыйнварында башкорт телендә “Бәрәкәт” дигән журнал чыгара башлаган идек. Беренче ярты еллыкта аңа язылучылар күп булмады, башта 274 кеше язылса, июнь аена чак 340 кешегә җитте. Акрын гына тираж күтәрелде: бер елдан инде безнең журналны 1700дән артык укучы алдырып укый башлады. Моның сәбәбе, минемчә, Башкортстан мөселманнары өчен дистә ел чамасы элек нәшер ителгән “Вакыт! Урал” һәм “Безнең Вакыт” гәзитләренең үз эшчәнлекләрен туктатуы булгандыр. Аларның укучылары Ислам дине нигезләре турында мәгълуматларга ярыйсы гына зур урын биргән “Бәрәкәт” журналына күчте. “Вакыт” нәшриятына ярдәмләшкән мөселман егет-кызлары, абый-апалары яңа журналны таратуга күп көч салды.

Ә менә татар кардәшләребез өчен дини гәзитләрнең ябылуы борчулы булды. Башкорт телендә чыгучы дини журнал бар, татар телендә дә чыгаруыбызны үтенеп Октябрьский, Туймазы, Бишбүләк, Кушнаренко якларыннан мөрәҗәгатьләр күп булды. Уфадагы мөселманнар җыелыштык та, татарча журнал чыгарырга булдык. Исеме башкорт телендәгесеннән артык аерылып тормасын дип “Бәрәкәт ачкычы” дип атадык. Минемчә, ул уңышлырак та: бәрәкәтне бит Аллаһы Тәгалә бирә. Ә Аның ризалыгына ирешү юлы, ягъни ачкыч – хак дин.

  • Белүемчә, журнал дин турында гына түгел...
  • Әйе, Исламны халыкка төрле яклап, әмма катлауландырмый, җиңелрәк итеп аңлатырга тырышабыз. Әгәр басманың һәр битендә тик сүрә һәм аятьләр, хәдисләр, догалар һәм зикерләр, шәригать хөкемнәре генә язылса, диннән ераграк торган кешеләргә аны укуы нык авыр булачак. Ислам бит шәһәдәт, намаз, зәкәт, ураза һәм хаҗ белән генә чикләнми, ул яшәешнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Шуңа да темалар даирәсе киң. Бездә халык әдәби әсәрләр ярата, шуңа күрә “Бәрәкәт ачкычы”ның һәр санында хикәяләргә урын бирелә, шигырь шәлкемнәре дә еш тәкъдим ителә. Моннан тыш, балалар өчен әкиятләр, хикәяләр басабыз. Файда булсын дип, милли ризыклар әзерләргә өйрәтүче “Аш-су”, халык медицинасына нигезләнгән “Саулыгың – байлыгың” рубрикаларын алып барабыз.

“Хикмәтләр” рубрикасында фәһемле тарихлар, акыллы фикерләр бирелә. Һәр айда диярлек алдынгы карашлы һәм кызыклы кешеләр – актив мөселманнар, җәмәгать эшмәкәрләре, эшкуарлар, спортчылар, халык табиблары, үрнәкле гаилә башлыклары һ.б. белән әңгәмәләр оештырабыз.

Эшчәнлегебезнең максаты – Ислам нигезләрен аңлату гына түгел икәнен әйтеп үтәсе килә. Үз иңебезгә алган янә бер мөһим җаваплылык – туган телләрне саклауга хәлдән килгәнчә өлеш кертү. Балалар да игътибар итсен, битләрен ачып, укып карарга теләсен өчен журналларны чагу төсле, матур бизәлешле итәргә килештек. Ят сүзләрне еш кулланмаска тырышабыз. Гомумән, милләт киләчәген кайгырту – һәркайсыбызның мөкаддәс бурычыдыр. Әгәр кеше телен онытса, рухи яктан көчсезләнсә, әкрен генә тамырларыннан читләшәчәк, тарихын онытачак, диненә карата да җылы тойгыларын югалтачак, ахыр чиктә бөтенләй икенче халык вәкиленә әвереләчәк. Әлхәмдүлилләһ, әле татар белән башкортның күпчелегендә милли үзаң бар, һәр кемебез үзен мөселман дип исәплидер, ләкин тынычланырга ярамый.

  • Эшегезнең уңай нәтиҗәләрен күрәсезме?
  • Әйе, “Бәрәкәт ачкычы”н алдырган, укыган кешеләрнең күбесен беләбез, ни дисәң дә, телефон һәм интернет заманы. Миңа да, редакциянең төбәк вәкилләренә дә рәхмәтле хатлар еш килә. Киңәш тә сорыйлар. Журнал чак кына соңласа да шалтырата башлыйлар. Яңарак почта хезмәткәрләреннән: “Сезнең “Бәрәкәт” буенча проблема: язылучылар таптырып җәфалый”, - дигән дәгъва ишетү безне сөендерде. Димәк, бу басма кешеләргә кирәк!

“Сезнең журналны укып, әнием, яисә әтием намазга басты” – дип куанычын уртаклашкан кардәшләребез берәү-икәү генә түгел. Күпләребез хак мөселман булырга, Аллаһка тиешенчә гыйбадәт кылырга телидер ул, әмма шушы юлда туган сорауларына җавап тапмавы гына тоткарлап торадыр. Мәчеткә барып, башкаларга карап өйрәнә башларга һәркем дә тәвәккәлли алмый, дин әһелләреннән дә төпченеп сорашырга кыймыйлар. Туганнар, якын кешеләр кылган дәгъват исә бик сирәк очракта гына йөрәкләргә үтеп керә. Ә менә китаплар, гәзит-журналлар кирәкле мәгълүмәтләрне табу, анализлау җәһәтеннән бик тә уңайлы.

Укучыларыбыз белән аралашып торгач, аларның ихтыяҗларын белергә мөмкинлек бар. Үткән ел азагында “Пәйгамбәрләр тарихы” рубрикасын ачуны сораган иделәр – быел башлап җибәрдек. Кайсы бер хәзрәтләрнең вәгазъләрен, киңәшләрен басуны да таләп итәләр. Әлбәттә, динебезне өйрәнгәндә файдалы булырдай бер нәрсәдән дә баш тартмыйбыз. Максатыбыз – кешеләрне ике дөньяда да бәхеткә ирештерү бит.

  • Үзегез хакында да бераз сөйләп алсагыз иде. Кайда укыдыгыз? Ни өчен шушы юлны сайладыгыз?
  • Тумышым белән Бөрҗән районыннанмын, әлеге вакытта Уфа янындагы бер авылда яшим. Ике улым бар. Унбиш ел элек Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алдым, былтыр Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам колледжын тәмамладым. 15 ел чамасы “Башкортстан” гәзите редакциясендә эшләдем, аннан “Агыйдел” һәм “Аманат” журналларында бүлек мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары булдым. Ислам диненә ныклап кайтуыма дистә ел тирәсе, ул турыда озын итеп сөйләп тормыйм. Нәкъ шул башлангыч чорда миңа кайсы бер имамнар китап чыгарышуны, вәгазьләр әзерләүне сорап мөрәҗәгать итә иде. “Башкортстан” гәзитендәге “Иман” дип аталган махсус бит өчен мәкаләләр язырга насыйп булды. Берничә тапкыр “Вакыт” нәшриятендәге мөселман кардәшләргә рус телендәге дини текстларга тәрҗемә ясарга ярдәмләштем. Тора-бара күңелемә Ислам темасына көчле тартылу барлыгы сизелде. Өстәвенә, 2018 елда Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең ул чактагы рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт: “Син бит дин турында язасың, әйдә мәдрәсәгә укырга кер – белемең дә артыр, кулыңда документың булыр”, - диде дә Ислам колледжына юллады. 2019 елда исә яңа мөфти Айнур Биргалин диния нәзарәтенең “Диәнәт” дип аталган журналын оештырырга чакырды. Бу мәлдә мин “Вакыт! Урал” гәзитендә хәбәрче булып йөри идем инде. Нәшриятнең эше иртәме-соңмы тукталачагын белгәч, “Бәрәкәт” журналы ачарга карар кылынды. Шулай, төрле хәл-вакыйгалар аша килдем бу юлга.
  • 2021 елда Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премияга лаек булдыгыз. Бу дәртегезне арттырдымы?
  • Әлбәттә, бөтенебезнең дә эшләре өчен иң гадел бәяне Аллаһы Тәгалә Соңгы көндә куячак. Шуны аңлап торсам да, эшләгән эшләребезнең җәмәгатьчелек тарафыннан хуплануына куанмыйча кала алмыйм. Халыкта динне өйрәнүгә омтылыш бар, без чыгарган журналларны укыйлар һәм файдасын тоялар.

Һичшиксез, әлеге премия – тоташ командабызның җиңүе ул. Журналларның дөнья күрүенә өлеш керткән һәр авторның, мөхәррирнең, тәрҗемәченең, хата төзәтүченең, верстка һәм дизайн белгечләренең, шулай ук типография һәм почта чыгымнарын каплау, төрле түләүләрне вакытында башкару өчен тырышкан кардәшләребезнең.

  • Командагыз зурмы?
  • Әйе, бик зур. Редакция эшендә берничә кеше генә мәшгуль булса да, читтән ярдәшләшүчеләр күп. Матбугат йортының һәр катында диярлек авторларыбыз бар, алар бездән хәтта гонорар да сорамый. Матбугатка язылу вакытында журналның тиражын саклау һәм арттыру өчен 40тан артык кардәшебез көч сала! Гади эшчеләр, төзүчеләр, инженерлар, янгын сүндерүчеләр, гәзит-журнал ташучылар, укытучылар, табиблар, эшкуарлар, блогерлар, хаклы ялдагылар...Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, халкыбыз динен онытмасын, өйрәнсен, бәхетле булсын, дигән ният белән туганнарын, якташларын “Бәрәкәт” һәм “Бәрәкәт ачкычы” журналларын алдыруга үгетлиләр, күпләрен үз исәбенә яздыралар. Безнең журналлар, әгәр хакын үзкыйммәтенә карап билгеләсәк, ике тапкыр кыйммәтрәк торыр иде. Арзан булуына йөзәрләгән мөселманның ярдәме белән ирешәбез. Барсына да чиксез рәхмәтлебез. Аллаһтан аларга бәрәкәт, саулык һәм иминлек сорыйбыз.
  • Журналист эше командировкалар белән бәйле. Район һәм шәһәрләргә чыгарга форсат табыламы?
  • Журналларның нәшер ителә башлавы пандемия чорына туры килде, шуңа да Уфадан читкә әллә ни йөреп булмады. Былтыр гына, әлһәмдүлилләһ, Миякә, Бөрҗән, Ишембай районнарына укучыларыбыз белән очрашу мөмкинлеге туды. Быел, Аллаһ насыйп итсә, командировкалар буенча планнар зур гына. Мәсәлән, шушы арада Борайда, Октябрьскийда халык белән күрешеп алырга иде.
  • Тиражыгыз канәгатьләндерәме?
  • Юк. Әлбәттә. Шулай да, барына шөкер итәбез. “Бәрәкәт ачкычы” “Өмет” гәзите белән ярыша алмаса да, ичмасам, берничә мең данә булып таралса иде, дигән өметтәбез. Редакция типография чыгымнарын вакытында каплый алсын, эш хаклары һәм гонорарлар түләнсен, офисыбыз булсын өчен язылучыларыбыз 4-5 меңгә җитәргә тиеш. Ә инде компьютерларыбыз, фотоаппаратларыбыз, автомобилебез дә барлыкка килсен дисәк, ике тапкырга күбрәк тираж кирәк.

Төрле районнардагы кардшләребез дәррәү эшкә тотынса, тормышка ашмаслык ният түгел ул. Якташларыбыз күрше республикада чыккан матбугат басмаларын унар меңләп алдыра, димәк, мөмкинлекләре бар.

  • Журналның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Эшчәнлегегез даирәсен киңәйтүгә исәп тотасызмы?
  • Соңгы елларда илдә байтак кына гәзит-журналлар электрон версиягә күчте. Бездә исә әлегә кәгазь басманы укучылар күп кенә, шуңа күрә журналны шушы рәвештә мөмкин тиклем сакларга тырышабыз. Әмма сайт ачып, хәзердән үк эшне ике юнәлештә дәвам итәргә дә уй бар. Чөнки яшь буынны игътибардан читтә калдыру дөрес түгел. Бер мәлне кыска видеофильмнар да төшерә башларга туры килер, мөгаен.

Былтыр башкорт телендәге журналда басылган хикәяләрне һәм шигырьләрне туплап, ике китап нәшер иттек. Моның өчен федераль казнадан субсидия алу насыйп булды. “Бәрәкәт ачкычы”ның әдәби җыентыкларын да чыгарырга насыйп булсын. Тик әлеге вакытта авторларыбыз аз, дин темасы күтәрелгән яки, ислам тәгълиматларына каршы килмәгән әсәрләрне табуы кыен.

Ун, егерме ел аша карасак та, дәгъвәт өчен эшләргә сәбәпләр һәм мөмкинлекләр бихисап булыр кебек. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә гамәлләребезне бәрәкәтле итсен, халкыбызны төрле афәтләрдән сакласын, изгелекләр кылу максатында берләштерсен.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас