Динебез – Ислам
16 февраль 2023, 09:58

Нигә бәла килде?

Төркиядә һәм Сүриядә булган, тәэсире байтак җирләргә барып җиткән җир тетрәү кешелек дөньясы өчен зур кисәтү булып яңгырады. “Ике мөселман илендә ни өчен бу кадәр зур казалар? Аллаһу Тәгалә нигә аларга моны бирде?”... кебек сорауларны әйләнә-тирәдәге кешеләрдән еш ишетергә мөмкин. Ни өчен мөселманнарга бу бәла килде?

rus.azattyq-ruhy.kz Нигә бәла килде?rus.azattyq-ruhy.kz Нигә бәла килде?
Нигә бәла килде?Фото:rus.azattyq-ruhy.kz

  Моның хикмәтен һәм серен бары тик Раббыбыз гына белә. Хәдисләрдән карыйк. Аллаһның илчесе (с.г.с.): “Мөселманга берәр төрле мәшәкать, авыру, кайгы-хәсрәт, башкалар тарафыннан рәнҗетелү һәм каты көенеч ирешсә, хәтта тигәнәк кенә кадалса да, Аллаһу Тәгалә шул нәрсәләр белән ул мөселманны кылган хаталарыннан пакьләр”. (Сахих Бохари, Әхмәд).

Адәм балалары һәр төрле бәлаләргә дучар булалар, алар шул бәлаләр сәбәпле, хәтта бөтенләй гөнаһсыз булып йөрерлек мәртәбәләргә ирешәләр”. (Җәмигъ Тирмизи).

Димәк, мөселманга дөньяда вакытта ирешкән бәла-казалар аны гөнаһларыннан пакьләп, Аллаһның гафу итүенә ирештерә. Галимнәр фикеренчә, Аллаһның иманлы коллары үлгән чакта бик каты авырлыкка тарыса, шаһит үлеменә ирешә. Әмма бу дәрәҗә Аллаһу Тәгалә кушканча яшәгән, ихлас һәм тәкъва бәндәләргә генә тия. Шунлыктан һәрбер хәлнең Аллаһу Тәгалә тарафыннан булуын истән чыгармаска, “Көферлек һәм адашудан башка һәрбер хәлгә “Әлхәмдүлилләһ” дияргә тиешлебез.

Аларны кем ашатты?

Бишәр-алтышар, хәтта тугыз тәүлектән соң да җимерекләр арасыннан чыгарылган байтак балалар үзләрен ак киемле бабай килеп ашатканын белдерде. Газиантеп шәһәрендә 147 сәгатьтән соң коткарылган 12 яшьлек Әйлүл исемле кызга ашарга тәкъдим итәләр. Ул исә: “Мин әле генә ашадым, тамагым тук”, - дип җавап бирә.

Анасы җимерекләр астында тудырган сабыйның кендеген кем кискән? Дүрт тәүлектән соң казып чыгарылган ун көнлек баланы кем ашаткан?  Дистәләрчә сабыйларның бернинди зыянсыз котылуына кем ярдәм иткән? Җир тетрәүдән соң туган күп кенә серле хәлләр, гайре табигый күренешләр турында әле күп сөйләнер, күп язылыр. Әмма шунысы хак, барысы да Раббыбызның кушуы һәм рәхмәте белән идарә ителә, иманлыларга иманын ныгытырга, ышанмаучыларга уйланырга бик күп сәбәпләр бар.

Кисәтү өчен

Әлеге тетрәүләр мөселманнар өчен изге гамәлләрне арттырырга, күп тәүбәләр кылырга, ахирәтебез өчен тагын да ныграк әзерләнергә җитди чакыру булып яңгырый. Ә инде Аллаһу Тәгаләгә ышанмаган, гөнаһларны һич кыенсынмый эшләгән явыз бәндәләргә җитди кисәтү булып тора. Көн саен Җир өстеннән миллиардлар белән исәпләнгән гөнаһлар күтәрелә. Ширек, азгынлык, риба, ата-ана хакын үтәмәү, туганлык җепләрен өзү, кеше хакын ашау... Һәм Раббыбыз, шуңа карамастан, ризыгын бирә, адәм балаларын яшәтә, иманга килгәнне, тәүбә кылганны көтә. Һәм җир дә бу кадәр гөнаһларга түзә. Әмма Аллаһу Тәгаләнең кушуы белән көннәрдән бер көнне җир дә үзенең ачуын күрсәтә, бәндәләрне кисәтә...

 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас