

Коръән Кәримдәге 99 нчы санлы “Әз-Зәлзәлә” – “Җир тетрәү” сүрәсе Кыямәт көнендә булачак хәлләрнең никадәр куркыныч һәм дәһшәтле булачагын бәян итә. “Кайчан Җир үзенең тәкъдирендә булган тетрәү белән тетрәгәч”... Бу инде Раббыбыздан әмер килеп, дөнья тормышының соңгы сәгате суккач, җир һәм күкләр белән куркыныч үзгәрешләр башлангач булачак. Диңгезләр керосин кебек янып бетәр, таулар-ташлар тетелгән йон кебек таралып юкка чыгар, кояш кәгазъ шикелле төрелеп, җәһәннәмгә куелыр...
Шул көндә Җир үзенең эчендә булган кешеләрнең калдыкларын, эчендә булган бөтен байлыкларны үзенең тетрәве белән өскә чыгарачак. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) Әбү Һурайра (р.г.) аша килгән хәдисендә шулай белдерде: “Сез беләсезме, Җир үзендәге серләрне бәян итәчәк. Чөнки ул үзенең өстендә кылынган бөтен хәлләргә, һәр адәм баласы кылган эшләргә шаһит булып тора. Һәм ул: “Бу бәндә шуларны-шуларны эшләде. Шул көнне шушы гамәлне кылды”, - дип әйтәчәк. Бу хактагы хәдис имам Әхмәд, Тирмизи һәм Нәсаи аша килгән. Әт-Табарани исә Пәйгамбәребезнең (с.г.с.): “Җирнең өстендә сакланып йөрегез, чөнки ул – сезнең анагыз. Һәм ул һәркемнең кылган изге яисә явыз гамәлләрен берсен дә калдырмыйча сөяләячәк. Чөнки сезнең Раббыгыз аңа шулай вәхи кылачак”, - дигән сүзләрен китерде.
Ул көндә төрле сурәттә кубарылган кешеләр төркем-төркем булып үзләренең гамәлләрен күрсәтү өчен китерелер. Һәркем дөньяда вакытта кылган зур һәм кечкенә изгелекләрен һәм гөнаһларын күрәчәк: “Кем дә кем зәррә авырлыгы кадәр генә изгелек кылса, аны Ахирәттә күрәчәк, кем дә кем зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кылса, аны Ахирәттә күрәчәк”.
Димәк, кылган гамәлебез тузан бөртеге кадәр генә булса да, ике ягыбыздагы фәрештәләр аны күрәчәк һәм язып куячак. Һәм кыямәт көнендә алар һәммәсе иманлы кешенең мизанына, ягъни гамәлләр үлчәнә торган үлчәүгә салыначак. Көн саен, сәгать саен кылынган бөтен эшләребез әнә шулай Кыямәт көнендә алдыбызда булачак. Кемнең үлчәвендә изге гамәлләре күбрәк булса, ул җәннәткә керәчәк, кемнең гөнаһлары авыррак булса, җәһәннәмдә чистартылачак.
Шуның өчен Аллаһның сөекле колы һәм Илчесе (с.г.с.): “Ярты хөрмә биреп, яхшы сүз әйтеп булса да үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз”, - диде. Икенче бер хәдистә: “Изге гамәлнең берсен дә кечкенәгә санамагыз, кардәшегезнең чиләгенә үз чиләгегездән су салып, кардәшегезгә елмаеп карап булса да гамәлегезне арттырыгыз”, - дип кушты. “Әй иманлы хатыннар! Бер күрше икенчесенә сарык тоягы гына бирсә дә, аны кечкенә дип санамагыз!” – дип кисәтте. Үзенең сөекле хатыны Гайшә анабызга (р.г.) исә: “Әй, Гайшә! Ярты хөрмә биреп булса да үзеңне җәһәннәм утыннан сакла, чөнки ул ач кешенең ачлыгын басарга сәбәп булыр”, - дип әйтте.
Кыямәт көнендә Җир безнең хакта яхшы хәбәрләр сөйләсен өчен ниләр кылабыз? Аның өстендә пакъ йөрибезме, зикер-тәсбих әйтәбезме, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелабызмы? Кылган гөнаһларга тәүбә кылу, изге юлга басу, чын мөселман булып яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуларны файдалану өчен ашыксак иде, изге айларда, изге юлга басып, яктыга табан атласак иде.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.