Динебез – Ислам
30 Января 2023, 09:29

Куркыныч ачыш

Кытай галимнәре Җир үзәгенең әйләнү тизлеге акрынаюы  турындагы ачышларын язып чыкканнар.

Куркыныч ачышКуркыныч ачыш
Куркыныч ачыш

Кытай галимнәре Җир үзәгенең әйләнү тизлеге акрынаюы  турындагы ачышларын язып чыкканнар. Бу дөнья матбугатында ыгы-зыгы тудырды.

         Геологлар, җир тетрәүләре тудырган сейсмик дулкыннарны анализлаганнан соң, соңгы дистә ел эчендә Җирнең эчке үзәге (ядро) әйләнүдән туктаган диярлек һәм, бәлки, әледән үк кире якка әйләнә башлар дигән нәтиҗә ясаганнар.

         «Без 1990 еллардан алып кабатланучы сейсмик дулкыннарны анализлыйбыз һәм элек сизелерлек вакытлы үзгәрешләр  күрсәткән барлык траекторияләрнең соңгы дистә елда зур булмаган үзгәрешләр кичерүен күрсәтәбез. Бу модель глобаль сыйфатка ия һәм күптән түгел җир үзәге эчендә әйләнү тукталып калуын күзаллый»,— диелә тикшеренүләрдә.

         Җир үзәгенең пленатада барган процессларга тәэсире турындагы әлеге мәкалә Көнбатышта каты бәхәсләр тудырган. Мәсәлән, дөньякүләм билгеле «Вашингтон Пост» гәзите, алынган мәгълүматлар җир үзәгенең көн озынлыгына һәм Җирнең магнит кыры дулкыннарына тәэсир ясавы тирән уйлануларга этәрә дип язган.  «Кытай галимнәре ачыклаган үзгәрешләрнең булуы мөмкин, ләкин асылда хәлләр торышы аңлашылып бетми», —дигән фикере белән бүлешкән Америка профессоры Джон Видейл.

         Динебездә меңнәрчә еллар элек ахырзаманга таба вакыт тизләнер, ә  бердәнбер көнне кояш Көнбатыш яклап чыгар дигән фаразларны бу галимнәр дәлилләп маташалар түгелме соң?

Фото: infosmi.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас