Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 гыйнвар 2023, 12:08

Җәннәтне сорарга кирәк

Җәннәтне сорау догасы.

Җәннәтне сорарга кирәк
Җәннәтне сорарга кирәк

Аллаһның илчесе (с.г.с.): “Көн саен Раббысыннан җәннәткә кертүне сораган кешегә ахирәттә җәннәт: “Йәә Рабби! Ул синнән җәннәтне сорады, аны җәннәткә керт”, - диячәк. Ә инде җәһәннәм: “Йәә Рабби! Ул Сиңа җәһәннәм утыннан сыенды, аны җәһәннәмгә салма”, – дип әйтәчәк, диде.

Иртәнге һәм ахшам намазларыннан соң:

“Аллааһуммә! Иннии әс-әлүкәльҗәннәтә үә әгүүзү Бикә минәннәәр”, - дип өч тапкыр әйтәбез.

“Йәә Аллаһым! Мин Синнән җәннәтеңне сорыймын һәм ут газабыннан сыенамын”, – дигән мәгънәдәге доганы гарәпчә дә, үз телеңдә дә әйтергә була.

Өстәл артына утырып ашаганнан соң: “Йәә Рабби! Бу дөньяда тәмле ризыклар ашатасың, шул ризыкларның асылларын, җәннәттәгеләрен насыйп ит”, - дип мөмкин кадәр күбрәк Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Матур табигать күренешен, чәчәкләрне күргәндә: “Мәә шәә Аллааһ! Йәә Рабби! Бу дөньяны шундый гүзәл яралттың, күпме матур чәчәкләрне, матурлыкны иҗат иттең. Җәннәт чәчәкләрен күрергә, җәннәт матурлыгына сокланырга насыйп ит”, - дип, һәр гүзәллекнең остасы – Раббыбызга юнәлергә, даими зикер һәм догада булырга тиешбез.

Дөньядагы гүзәллекне тамаша иткәндә, нинди дә булса җимеш-җиләкне ашаганда, башка нигъмәтләрне алганда аларның төп Хуҗасына, асыл Яралтучысына юнәлү, бөтен йөрәгең белән “Әлхәмдүлилләәһ” – диеп шөкер әйтү бу нигъмәтләрне тагын да арттыра. Бер алманы алып ашаганда ул җимешнең Аллаһу Тәгалә бүләге икәнен аңлап, бөтен күңелең белән шөкер әйтү бу җимешнең җәннәткә күчүенә сәбәп була. Җәннәттә исә әлеге алма никадәр татлы, гүзәл булачагын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Җәннәт әһелләре җәннәттәге ризыкларны ашаганда: “Без боларны кайчандыр ашаган идек”, - дип әйтәчәк. Җирдәге ризыкларның бераз сыйфаты калса да, җәннәттә алар меңнәрчә тапкыр татлырак, гүзәлрәк булачак. Раббыбыз һәммәбезгә насыйп әйләсен!

visokie-belie-prishelci.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: