Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 гыйнвар 2023, 11:40

Җәннәткә ничек эләгергә?

Безнең арада үзләре ничек тели шулай яшәп, гыйбадәт кылмыйча, гыйлем алмыйча, мөселманлыкның нәрсә икәнен аңламыйча җәннәткә керергә хыял итүчеләр бар. Андыйлар: “Мин кешегә зыян итмим, үзем эшләп табам, нишләп мин җәннәткә кермәскә тиеш?” – дип белдерә. Алар җәннәткә эләгәме?

Җәннәткә ничек эләгергә?
Җәннәткә ничек эләгергә?

Безнең арада үзләре ничек тели шулай яшәп, гыйбадәт кылмыйча, гыйлем алмыйча, мөселманлыкның нәрсә икәнен аңламыйча җәннәткә керергә хыял итүчеләр бар. Андыйлар: “Мин кешегә зыян итмим, үзем эшләп табам, нишләп мин җәннәткә кермәскә тиеш?” – дип белдерә. Аллаһу Тәгалә фарыз иткән, ягъни мотлак рәвештә үтәргә әмер кылган намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен изге гамәлләр кылу турында алар уйлап та карамый. Әле җитмәсә андыйлар төрле күрәзәчеләргә, экстрасенсларга йөри, йолдызнамәләргә ышана. Сихер белән шөгыльләнүне кәсепкә әйләндерүчеләр дә арта бара. Бу эшләрнең туп-турыга җәһәннәмгә илтәчәген алар белергә дә, ишетергә дә теләми. Зина кылу, исерткеч эчү, кеше рәнҗетү... Кайчандыр мөселманнар искә алырга да курыккан гамәлләр белән дөнья тулды, гөнаһлар коточкыч рәвештә тамыр җәйде.

Әмма  әле дә соң түгел! Бөтен гөнаһларга тәүбә кылып намазга баскан, Аллаһу Тәгалә кушканча яшәргә ниятләп иман юлына чыкканнар өчен тәүбә ишекләре, җәннәткә бару юллары ачык.

Әбү Әюб исемле сахабә (р.г.) сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына килеп җәннәт турында сораган бер кеше хакында шуларны сөйләп калдырган. “Бер тапкыр бер кеше Аллаһ илчесенә шундый сорау бирде: “Мине җәннәткә кертүче гамәлне атап бирче миңа?” – дип сорый башлады. Ә Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа әйтте: “Ул үзенә кирәкле нәрсәне белергә тели! Аллаһка гыйбадәт кыл һәм башка беркемгә дә гыйбадәт кылма! Намазларыңны укы, зәкятеңне түлә һәм туганлык җепләрен өзүдән саклан!” (Бохари, Мөслим).

Икенче бер хәдис Җәбир бин Габдуллаһ аша риваять ителә. Анда бер кеше Аллаһның илчесенә шундый сорау белән мөрәҗәгать итә: “Миңа шуның хакында хәбәр бирче әле. Әгәр дә мин тиешле намазларымны укып барсам һәм Рамазан аенда ураза тотсам, рөхсәт ителгәнне рөхсәт ителгән дип санасам, ә тыелганны тыелган дип белсәм һәм моңа бүтән берни дә өстәмәсәм, мин җәннәткә керәчәкменме?” Моңа Аллаһның илчесе: “Әйе”, – дип җавап бирде. (Мөслим).

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

totmir.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: