Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 гыйнвар 2023, 12:05

Җәннәт нинди?

Җәннәттә сигез ишек булачак. Җәннәт сараеның бер кирпече алтыннан, икенчесе ...

Җәннәт нинди?
Җәннәт нинди?

Җәннәт ишекләре

Җәннәттә сигез ишек булачак. Анда керергә тиешле кешеләрне күп гыйбадәт кылган өчен тәгаенләнгәненнән чакырырлар. Намаз күп укучыларны намаз ишегеннән, Аллаһ юлында җиһад кылучыларны җиһад ишегеннән, садака күп бирүчеләрне үзләренә тәгаенләнгәненнән чакырырлар. Ураза тотучылар Раййан ишегеннән керерләр.

Аеруча тәкъва, изгелек һәм гамәлләрнең һәммәсен күп кылучылар берничә ишектән чакырылыр. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) якын дусты Әбүбәкер (р.г.) сигез ишектән дә чакырылган иң тәкъва мөэминнәрнең беренчесе булыр.

Җәннәт сарайлары

Әбү Һурайра (р.г.) шулай хәбәр итте: “Сахабәләр Аллаһ илчесенә (с.г.с.) җәннәт сарайлары хакында сөйләвен сорап мөрәҗәгать итте. Ул (с.г.с.) болай дип әйтте: “Җәннәт сараеның бер кирпече алтыннан, икенчесе көмештән, балчыгы мускус, ташлары энҗе белән якут, тузаны шафран булыр. Анда керүче чиксез ләззәтләр кичерер һәм беркайчан да күңелсезлеккә төшмәс, мәңге яшәр, беркайчан да үлмәс”. (Әхмәд).

Әбү Муса әл-Әшгаридан килгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай белдерде: “Мөэмин кешенең җәннәттә эче куыш, җөйсез энҗедән йорты булыр, аның биеклеге алтмыш чакрым булыр. Үзенең якыннарына кергәндә берсе икенчесен күрмәс”. (Бохари, Мөслим).

Җәннәт бакчалары

Иман китереп изге гамәл кылган мөэминнәр өчен очсыз-кырыйсыз җәннәт бакчалары булыр. Андагы агачның күләгәсен җайдак йөз ел буе йөреп тә үтеп чыга алмас.

Аллаһның илчесе (с.г.с.)  әйтте: “Хакыйкатьтә җәннәттә Бөек Раббыгыз үзенең юлында фидакарь тырышканнар өчен йөз дәрәҗә әзерләде. Һәр дәрәҗәнең арасы җир белән күк арасы шикелле. Аллаһтан җәннәт сораганда Фирдәүсне сорагыз. Чөнки ул – җәннәтнең үзәге һәм иң югары урыны. Аның өстендә – Аллаһның Гәреше. Аннан җәннәт елгалары агып чыга.

“Диндар мөэминнәр җәннәттә имин урында булырлар, ашап-эчеп, ләззәт бакчаларында чишмәләрдән файдаланырлар, ефәк, парча киемнәр киярләр. Бер-берсенә карап, яхшы диваннарда утырып сөйләшерләр. Аларны ак йөзле, кара күзле чибәр хур кызлары белән дә хөрмәт итәрбез. Үзләре теләгән җимешләр алларына китерелер”. (“Духан”, 51-56нчы аятьләр).

phonoteka.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: