Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 гыйнвар 2023, 14:19

Изге айга кердек

Елның иң бәрәкәтле чоры җитте, изге рәҗәб ае башланды. Аның артыннан шәгъбән һәм рамазан айлары киләчәк. Бу саваплы, бәрәкәтле айларда үзебез, якыннарыбыз, илебез, галәмебез өчен күп догалар кылырга тиешлебез.

Изге айга кердек
Изге айга кердек

Елның иң бәрәкәтле чоры җитте, изге рәҗәб ае башланды. Аның артыннан шәгъбән һәм рамазан айлары киләчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбән – минем аем, рамазан – өммәтемнең ае”, – диде. Бу ике айда гамәлләр өчен саваплар бермә-бер артса, рамазанда савапларны фәрештәләр язып бетерә алмый, аның әҗерен Бөек Раббыбыз Үзе бирәчәк.

Рәҗәб белән шәгъбән айлары рамазанга әзерләнү, күп тәүбәләр кылу, нәфел уразалары тоту, гөнаһлардан арыну өчен бик яхшы мөмкинлектер. Шул нигъмәтләрне яхшы аңлап, һәрбер мөселман үзенең мәңгелек тормышы өчен күбрәк изге гамәлләр әзерләргә тиеш. Иманны аңламаганнарга иманга килергә, намазга басарга, Рамазанда ураза тотарга ниятләүчеләргә дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, айның 13, 14, 15нче көннәрендә уразалар тотып, тәнне күнектерергә мөмкинлек бар. Һәм бу ике айда да ураза өчен күп саваплар язылачак.

Бу саваплы, бәрәкәтле айларда үзебез, якыннарыбыз, илебез, галәмебез өчен күп догалар кылырга тиешлебез. Динебезне аңлап, Аллаһу Тәгаләнең кушканнарын үтәп чын мөселман булып яшәү өчен гыйлем алу да тырышлык күрсәтергә кирәк. Гыйлем алу һәрбер мөселман өчен фарыз гамәл булгач, бу гамәлебез өчен чиксез зур саваплар язылачак.

Бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә “Киңлеге күкләр һәм җир кебек иркен булган җәннәткә омтылыгыз!” – дип әмер бирә. Мәңгелек, бетми торган җәннәткә керү өчен һәрбер мөселманга кечкенә яисә зурлыгына карамастан, изге гамәлләрне күбрәк кылып калырга тырышырга, Раббыбызның рәхмәтенә, ризалыгына ирешү өчен бөтен мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Яңа туган рәҗәб ае, алда торган изге айлар бәрәкәтле булсын. Моның өчен: “Йәә Рабби! Рәҗәб һәм шәгъбән айларының бәрәкәтен бир, рамазан аена ирешеп, уразалар тотып, аның тулы савапларына ия булырга насыйп әйлә!” – дип әледән үк кат-кат догалар кылырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

www.youtube.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: