Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 гыйнвар 2023, 13:14

Балкып утыра мәчетебез!

Күрдем авылы мәчетеннән кеше өзелми. 

“Безнең Тәтешле районы Күрдем авылының «Хатыйб» мәчете әллә каян балкып үзенә чакырып тора. Аллаһка мең шөкер, мәчетебездән кеше өзелми. Җомга көнендә авылыбызга иман нуры сибеп азан яңгырый. Мәчеткә яшь шәкертләребез жыелды. Бу күренеш беренче түгел, яшь балалар, үсмерләр монда зур теләк белән килә. Иман йортында дини белем алалар алар. Өлкәннәр үзләренә лаеклы буын тәрбияләүдә зур эш алып бара. Димәк, авылыбызның киләчәге якты, өметле”.

Автор: Финия Сәхибгәрәева,

Күрдем авылы клубы мөдире.
#ТрезвоеселоСтарыйКурдым#АйыҡауылИҫкеКүрҙем#Трезвоесело2022#Курдымскийсельсовет#СДКселаСтарыйКурдым

Читайте нас: