Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 гыйнвар 2023, 12:15

Җәннәт һәм аның нигъмәтләре

Җәннәт нинди? Анда кемнәр эләгә?

kartinkin.net
Фото:kartinkin.net

Һәрбер пәйгамбәр үзенең өммәтен иманга килергә, Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, изге гамәлләр белән яшәргә өндәде. Аллаһның сөекле илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм дә үзенең халкын иманга чакырды, иман әһелләренең мәңгегә җәннәткә, ә кяферләр, мөшрикләр һәм монафикъларның мәңгегә җәһәннәмдә калачагын аңлатты. Бөек Раббыбыз “Бәкара” сүрәсенең 119нчы аятендә болай диде: “Без сине (Мөхәммәд с.г.с.) Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән сөендерүче, кяферләрне җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек”.

Җәннәтнең нигъмәтләре, киңлеге, матурлыгы, ләззәтләре җир һәм күкләр киңлегеннән һәм нигъмәтләреннән күпкә артык. Биредә шундый чагыштыруны китерергә мөмкин: “Без бу дөньяда яшәгәндә ананың карынында яшәгән кебек булабыз, ә ахирәттәге тормышка күчү ана карыныннан бу дөньяга күчү шикелледер, бәлки аннан да артыграктыр. Ана карынындагы балага шунда, бәлки, җылы, тыныч, рәхәттер, әмма якты, гаҗәеп матур дөньяга тугач, ул караңгы карын белән шушы гүзәл дөнья арасындагы аерманы белә, күрә. Җәннәткә эләккән кеше өчен дә бу дөньядагы тормыш җәннәт белән чагыштырганда караңгы карындагы тормыш кебек.

Җәннәт һәм андагы нигъмәтләр, ләззәтләр һәм гүзәллекләр хакында гәзитнең бер битендә генә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Коръән Кәримнең өчтән бер өлеше кыямәт көне, ахирәттәге тормыш, җәннәт һәм җәһәннәм әһелләренең хәле хакында сөйли. Коръән һәм сөннәткә нигезләнеп, шуны әйтергә була: без күз алдына китерә алган шундый нигъмәтләр мөэминнәргә җәннәттә Аллаһның бүләк һәм әҗерләре булачак.

Кешеләрнең һәм аларның әйләнә-тирәсендә булган нәрсәләрнең гаҗәеп, искиткеч матурлыгы.

Куе яшел бакчалар, алтын сарайлар.

Рәхәтлек, канәгатьлелек, тынычлык.

Салкынча, җиләс һава. Җәннәттә эссе дә булмас, салкын да булмас.

Бик тәмле ризыклар һәм эчемлекләр.

Матур, затлы киемнәр.

Гел яшь булган, таң калырлык матур кыяфәтле хур кызлары һәм хур егетләре.

Талгын гына ага торган су, бал, шәраб һәм сөт елгалары.

Җәннәт әһелләре ефәк киемнәрдән йөрерләр, алар 33 яшьтә булырлар, аларга фәрештәләр хезмәт итәр.

Җәннәт әһелләре нәрсә генә теләсә дә, теләкләре шунда ук тормышка ашар.

Аллаһның 100 нигъмәте бар. Бу дөньяда шуның берсе генә бирелде. Җәннәттә дөньяда булган нигъмәтләр 99 тапкырга артыграк булачак.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: