+24 °С
Болытлы
Быелгы ел төрмәдә бәйрәм белән башланган: 9 нчы санлы холык төзәтү учреждениесендә никах укытканнар.
Колония каршындагы поселениеда Кырмыскалы районының Ибраһим авылы имам-хатыйбы Ратмир хәзрәт Хәбибуллин язмышларын бергә бәйләргә карар иткән парга никах укыган. Шулай ук ул яшьләргә ир белән хатын хаклары турында да сөйләгән. “Гаиләдә иң мөһиме – кешенең иманы, хәрамнардан сакланырга бары тик иман гына ярдәм итәчәк”, – дигән ул.
Ратмир хәзрәт яшьләргә никах турындагы таныклык тапшырган.
Чыганак: Пресс-службе УФСИН РФ по РБ.