Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 гыйнвар 2023, 12:12

Җәһәннәмнән килгән суыклар

“Зәмһәрир суыклары”... Бу сүзләр күп кенә әдипләребезнең кыш хакында язган әсәрләрендә еш телгә алына. Коръән Кәримнән һәм сөекле Рәсүлебез (салләәлааһу гәләйһи үә сәлләм) хәдисләреннән халкыбыз теленә дә кереп киткән алар. Коточкыч эсселек булган җәһәннәмдә имансызлар өчен суыклык белән газаплый торган урын да бар. Һәм андагы суык “зәмһәрир” дип атала.

ru.best-wallpaper.net Җәһәннәмнән килгән суыклар
Җәһәннәмнән килгән суыкларФото:ru.best-wallpaper.net


Аллаһның сөекле Пәйгамбәре (с.г.с.) җәһәннәм газабы белән кисәткән вакытта түбәндәгечә бәян итте. “Җәһәннәм Раббысына шулай дип шикаять белдерде: “Йәә Рабби! Мин үз-үземне ашыйм”. (Бу җәһәннәм уты һәм ялкыннарының бер-берсен ашавын аңлата). Шунда Аллаһу Тәгалә аңа ике тапкыр сулыш алырга рөхсәт бирә. Бер сулышы – җәйге эссе көннәрдәге кызулык. Икенче сулышы – кышның зәмһәрир суыклары. Бу хәдис Әбү Һурайра аша риваять ителә. Бохари “Сахих”ында китерелә.
“Җәһәннәм куркынчы” дигән китабында галим Ибен Рәҗәб болай дип яза: “Зәмһәрир – җәһәннәмдә суыклык белән газаплый торган урын. Андагы салкыннан кешенең тәне кисәкләргә бүленер. Тәмуг әһелләре каты эсселектән “зәмһәрир” урынына килгәч, суыклыктан сөякләре сына башлар”...
Ибен Габбас (р.г.) үзенең тәфсирендә болай аңлатты: “Тәмуг әһелләре эсселектән котылу өчен ярдәм сорар һәм аларга каты салкын җил өрә башлар. Бу суыклыктан аларның сөякләре сынарга тотыныр. Һәм алар яңадан эсселеккә кайтаруны сорар”.
Әнәс (р.г.) аркылы килгән хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.с.) түбәндәгечә искәртә. "Әгәр бер мөселман Аллаһу Тәгаләдән өч тапкыр җәннәткә кертүне сораса, җәннәт: “Аллаһым!Ул бит җәннәткә кертүеңне сорады, аны җәннәткә керт”, - дияр. Әгәр өч тапкыр җәһәннәм газабыннан коткаруны сораса, җәһәннәм: “Аллаһым! Ул бит Синнән җәһәннән газабыннан коткаруны сорады, аны җәһәннәм газабыннан коткар”, - дияр.
Сөекле Пәйгамбәрез (с.г.с.) безгә көн саен җәннәткә кертүне һәм җәһәннәм газабыннан коткаруны сорап иртәле-кичле өчәр тапкыр: “Әллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүзү Бикә минәннәр”, -дип дога кылырга өйрәтә. Һәм кыямәт көнендә җәннәт белән җәһәннәм әлеге догалар хакында искә төшерәчәк. Нәкъ шулай ук Аллаһ Илчесе (с.г.с.) җәйге эсседә һәм кышкы каты салкында догалар кылырга куша. Әбү Һурайра (р.г.) аркылы килгән хәдистә түбәндәгеләр китерелә.
“Аллаһның Илчесе (с.г.с) әйтте: “Әгәр эссе көн булса, Аллаһның колы әйтер: “Ләәәә иләәһә илләллааһ. Мондый каты эссе беркайчан да булганы юк иде. Йәә Аллаһ! Мине җәһәннәм утының эсселегеннән сакла!” – дияр. Һәм Аллаһу Тәгалә җәһәннәмгә: “Колларымның берсе Миннән синең эсселегеңнән саклауны сорады. Һәм Мин сиңа шаһитлык итәм, Мин аны коткардым. Әгәр инде көн бик нык суык булса, Аллаһның колы болай мөрәҗәгать итәр: “Ләәәә иләәһә илләллааһ, мондый суыклыкның булганы юк иде. Йәә Аллааһ! Мине җәһәннәм суыгыннан сакла!” Һәм Аллаһу Тәгалә җәһәннәмгә шулай мөрәҗәгать итәр: “Колларымның берсе Миннән синең зәмһәриреңнән саклауны сорады, һәм Мин сиңа шаһитлык кылам: Мин аны азат иттем”. Шунда кешеләр: “Нәрсә соң ул зәмһәрир?” – дип сорады. Һәм Пәйгамбәр (с.г.с.): “Җәһәннәм суыгы – кяферләрне ташлый торган чокыр, анда каты салкыннан аларның тәннәре кисәкләргә бүленә башлар”.
Узган җәйдә дәвам иткән каты эссе көннәр һәм быелгы кышта килгән каты салкыннар безгә җәһәннәмдәге эсселек һәм суыклыкны искәртүче дәлилләр булды. Пәйгамбәребез с.г.с. иртәнге һәм ахшам намазлары артыннан коткаруны һәм җәннәтләрне насыйп әйләүне сорарга өйрәтте. Каты эсседә һәм каты салкында да Аллаһка сыену, коткаруны сорап Аңа юнәлү өчен догалар барлыгын белдек.
Шунда бер мөэминә ханымның моңа охшаш хәлне сөйләвен искә төшерәсе килә. Күп еллар намазда булучы бер ханым: “Бакчабызда мунча яккач, мич янында басып торам. Шунда җәһәннәм уты искә төшә. “Йәә Раббым! Бәләкәй генә мич утына да түзеп булмый. Җәһәннәмгә салма инде! Җәһәннәм утыннан сакла!” – дип елый-елый Аллаһка юнәләм”, – диде.
Догалар белән елый-елый җәннәтләрне сорау һәм елый-елый җәһәннәм газабыннан Аллаһка сыену – Аллаһның ихлас коллары гамәле. Шундый ихласлык һәммәбезгә насыйп булсын, Аллаһу Тәгалә барчабызны җәһәннәм газабыннан сакласын.

Фатыйма ФАТКУЛЛИНА, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас: