Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
11 гыйнвар 2023, 11:28

Быел хаҗга 25 мең кеше барачак

Җиддә шәһәрендә Русия мөселманнары өчен 2023 елгы хаҗ квоталары билгеләнде.

dumrt.ru Быел хаҗга 25 мең кеше барачак
Быел хаҗга 25 мең кеше барачакФото: dumrt.ru

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстандагы “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы директоры Ранис хәзрәт Вахитов Роуиянең хаҗ миссиясе составында Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә катнашкан. Җыелыш 2023 елның 9-12 гыйнварында Җиддәдә төрле илләрдән мөселманнарның хаҗ сәфәрен оештыручыларны чакырып уздырыла. Русия делегациясен РФ Федераль Җыенының Федерация Советында хаҗ мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Умаханов Ильяс Магомед-Саламович һәм Русиянең хаҗ миссиясе җитәкчесе Асуев Хизбула Асланбегович җитәкли. 

Конференциянең утырышы барышында Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасында Русия мөселманнары өчен 2023 елгы хаҗ сезонын алып бару турында килешү имзаланган. Килешүгә ярашлы,  2023 елда Русия мөселманнары өчен хаҗга квота 25 мең урынны тәшкил итә. Шулай итеп, хаҗ кылу өчен квоталар күләме пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтарылды. Моннан тыш, хаҗилар өчен узган ел дөньяда санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан кертелгән барлык яшь чикләүләре бетерелде. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда квоталарның гомуми саны 3 млн. булды, шул исәптән Руия өчен — 25000, Татарстан өчен 1800 урын бүлеп бирелде. Ике еллык тәнәфестән соң Русия хаҗилары 2022 елда беренче тапкыр чикләүләр шартлары белән хаҗ кылды — төп шартларның берсе 65 яшькә кадәр чикләү белән бәйле иде. 2023 елда хаҗга юлламалар өчен квоталар Русия мөфтиятләре һәм координация үзәкләре арасында соңрак бүленәчәк. 

Чыганак: dumrt.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: