Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
6 гыйнвар 2023, 11:36

Намазга бәйле 21 сорауга җавап:

нәрсә ЯРЫЙ һәм нәрсә ЯРАМЫЙ?

Намазга бәйле 21 сорауга җавап:
Намазга бәйле 21 сорауга җавап:

Намазга бәйле 21 сорауга җавап: нәрсә ЯРЫЙ һәм нәрсә ЯРАМЫЙ?

Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса, аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак», – ди. Намазыбыз кабул булсын өчен, аны дөрес итеп укырга тиешбез. Гыйбадәтебезне үтәгәндә хата-ялгышларыбыз да булмый калмыйдыр.

Намаздагы җитешсезлекләрне төзәтү мөмкинлеге бармы? Сәфәр вакытында намазны ничек укырга тиешбез?Намазга кагылышлы әлеге һәм башка сорауларны без Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.

Хәзрәт, олы яшьтәге бер апа: «Намазны үзем белгәнчә генә утырып укыйм. Аның аерым тәртипләре бармы икән? Намазым кабул булырмы дип шикләнәм», – дип язды. Сезнең киңәшегезне ишетәсе килә.

– Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Авыру кеше намазын басып укый алмаса, утырып укысын, утырып та мөмкин булмаса, ятып укысын», – дигән. Намазны утырып уку төрлечә булырга мөмкин. Кемдер аны басып укый, әмма төрле сәбәпләр белән сәҗдәгә китә алмый. Ул кеше намазны басып укый, рөкугъны да басып кыла алса, баскан килеш үти, сәҗдәгә китәр алдыннан урындыкка утыра да сәҗдәне ишарә рәвешендә кыла. Бөтенләй басып торып укый алмаса, утыра. Рөкугъта азрак иелә, ә сәҗдәдә күбрәк иелергә тиеш була. Шул рәвешле намазны ишарә белән укый.

Ашыккан вакытта намазның фарызын гына укырга ярыймы?

– Ашыгыч эше булганда, чыгып китәргә туры килгәндә, фарызны гына да укырга була. Аллаһы Тәгалә каршында аның бурычы төшкән санала. Әмма да ләкин кеше моңа гадәтләнергә тиеш түгел. Намазны сөннәтләре белән бергә җиренә җиткереп укырга кирәк.

Ир-атларга намазны кыска җиңле күлмәк киеп укырга рөхсәт ителәме?

Рөхсәт ителә, тик озын җиңле булса хәерлерәк.

Ә түбәтәйсез?

– Түбәтәйсез намаз дөрес, әмма, алда әйткәнемчә, аны киеп укысаң яхшырак. Галимнәр әйтүенчә, намазның зиннәте өч киемнән тора: берсе – аскы өлешне, икенчесе – гәүдәне, өченчесе башны каплау.

Ни өчен намазны көзге каршында уку тыела?

– Көзгедән кеше үзен күрә һәм ул үзенә сәҗдә кылган кебек була. Бу да мәкрух эш санала.

Намазны күзне йомып укырга ярамый дигән сүз дөресме?

– Асылда күзне йоммыйча уку сөннәт булып тора. Хискә бирелеп, намаз турында уйланып йомылса, рөхсәт ителә.

Әттәхият догасын укыганда бер бармакны күтәреп кую нәрсәне аңлата?Кемдер бармакны селкетеп алып, шайтанның башына сугып куярга кирәк дип тә әйтә.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) чынлап та бармагын күтәреп алган. Галимнәр аны кайсы вакытта күтәрүе турында төрлечә аңлата. Безнең мәзхәб галимнәре сүзләренчә, бармакны шәһадәт кәлимәсен әйткәндә күтәрәсең. Әмма аны селкетеп алып шайтан башына сугып аласың дигән хәдис дөрес түгел һәм аңа таянырга кирәкми.

Мосафир намазы турында да аңлатып китегез әле.

– Өеннән чама белән йөз чакрым ераклыкта булган кеше мосафир хәлендә саналып, дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгать итеп укый. Ашыкмаганда сөннәтләрен дә укый. Ашыккан очракта сөннәтне калдырса да була.

Намаздагы хәрәкәтләр нәрсәне аңлата?

– Аның төгәл мәгънәсен һәм хикмәтен без белеп бетерә алмыйбыз. Ул – безнең Аллаһка гыйбадәт кылуыбыз. Һәм фәкать Аллаһ кына белүче. Сәҗдәнең мәгънәсе – Аның каршында түбәнчелекле булу.

Ни өчен намаз гарәп телендә укыла?

– Бу да Аллаһның бер хикмәте. Бөтен мөселманнарның да намазлары бертөрле булу өчен намаз гарәп телендә укыла. Аны һәркем үз телендә укыса, шактый аерымлыклар булыр иде. Ул шулай ук Коръән һәм Пәйгамбәребез теле дә.

Намаз укыганда авыз ачылса, аны кул белән капларга ярыймы?

Галимнәребез, авыз ачылганда аны ничек тә ачмаска тырышырга кирәк, әгәр дә инде ачылса, кул белән капларга ярый, ди.

– Ир белән хатынның намазны бергә укуы мәҗбүриме?

– Җәмәгать савабына ирешергә теләсәң, бергә укуың хәерле, чөнки җәмәгать намазы ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗә артык.

Намаздагы рәкәгатьләр санында буталсаң, нишләргә?

– Бу очракта сәхү сәҗдә кыласың. Ул – намаздагы җитешсезлекләрне төзәтү өчен кылына торган сәҗдә. Үзеңнең өченче яки дүртенчеме рәкәгатьтә булуыңа шикләнсәң, күңелең дүртенчегә дип авыша икән, дүртенче рәкәгать дип тәгаенләп, намазны укып бетерәсең. Әгәр дә күңелең берсенә дә авышмаса, азрагын, ягъни өченче рәкәгатьне алып, намазны дәвам итәсең. Ә соңыннан сәхү сәҗдәсе кыласың. Моның өчен әттәхиятне укыгач, сәлам бирәсең һәм ике сәҗдә кылып, яңадан әттәхиятне укып, сәлам бирергә кирәк була.

Шөкер сәҗдәсен кайсы очракта кылырга кирәк?

– Безнең мәзхәб галимнәре аның турында ике төрле фикер әйтә. Әбү Хәнифә, шөкер сәҗдәсе юк, намазы гына бар, ди. Ә шәкертләре, Пәйгамбәребезнең кайбер хәдисләренә таянып, Рәсүлебезгә шатлыклы хәбәр килсә, тәһарәтле килеш, ул кыйблага карап, шөкер сәҗдәсе кылган, диләр. Кешегә сөенечле хәбәр килеп ирешсә, ул, Аллаһка шөкер йөзеннән, сәҗдә кыла ала.

Тиләвәт сәҗдәсе нәрсә ул?

– Коръәндә ундүрт урында сәҗдә аяте бар. Намаз эчендә яки Коръән укыганда шул аятьләрне укыса, ул тиләвәт сәҗдәсе кылырга тиеш була.

Намазлыкны төреп алып куярга кирәк, ачык калса, аңарда шайтаннар намаз укый, имеш. Бу бер уйдырма гына түгелме?

– Намазлыкны төреп куярга кирәк, әмма шайтаннар намаз укымасын өчен түгел, ә чиста торсынга. Мәчетләрдә исә келәмнәр җыелмый, җәелгән килеш тора.

Шайтаннар намаз укыймы соң?

– Җеннәр белән шайтаннар бер үк, тик шайтан дип имансыз җеннәргә әйтелә. Иманлы җеннәр дә була, алар чынлап та намаз укый. Шайтаннары исә намаз укучы кешеләргә комачаулый, аларны гыйбадәттән читләштерергә тырыша.

– Ни өчен җомга намазын өч тапкыр рәттән калдырырга ярамый?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә, кем өч тапкыр рәттән бер сәбәпсез һәм гозерсез җомга намазына бармый кала, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мөһер сугар, диелә, ягъни бу кешедә тәүфыйк булмас, ул диннән дә ерагаерга мөмкин.

– «Каракның иң начары – үзенең намазыннан урлап ала торганы» дигән хәдис тә бар. Монда сүз кем турында бара?

– Намазны башын як-ягына карап укыган кеше турында шулай әйтелә. Ул намазны бозмый, әмма мәкруһ санала. Гәүдәсе белән борылгалап алса, намазы дөрес булмый, чөнки кыйблага карап баскач, боргаланырга ярамый.

Ярадан кан чыкса, тәһарәт бозыламы?

– Тәһарәт намазның дөреслегенә шарт булып тора, шуның өчен без аңа да игътибарлы булырга тиеш. Кан агып чыкса, тәһарәт чынлап та бозыла. Бер тамчы гына кан чыкса һәм ул агып китмәсә, тәһарәтебез бозылмый.

Тырнакны кискәч, тәһарәтне яңартырга кирәкме?

– Тырнак кисү дә, чәч алдыру да тәһарәтне бозмый.

Дилбәр Гарифуллина, 

vatantat.ru

Фото: ural.tatar 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: