Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 гыйнвар 2023, 12:53

Төнлә кылынган дога

“Аллаһның Илчесе (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) түбәндәгене белдерде: “Кем дә булса төнен йокысыннан уянып шушы зикерләрне әйтсә һәм аннан соң үзенә кирәген сорап, дога кылса, догасы кабул булыр”.

www.youtube.com Төнлә кылынган дога
Төнлә кылынган догаwww.youtube.com

Гөбәдә бин Әс-Сәмит радыйаллаһу гәнһүдән китерелгән хәдистә шундый юллар бар. “Аллаһның Илчесе (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) түбәндәгене белдерде: “Кем дә булса төнен йокысыннан уянып шушы зикерләрне әйтсә һәм аннан соң үзенә кирәген сорап, дога кылса, догасы кабул булыр”.

Ләәә иләәһә илләллааһу үәхдәһү, ләә шәриикә ләһү, ләһү-льмүлкү үә ләһү-льхәмдү үә һувә гәләә күлли шәй ин Кадиир. Сүбхәәнәллааһи; үәлхәмдүлилләәһи; үә ләә иләәһә илләәллааһу үәллааһу әкбәр; үә ләә хәүлә үә ләә кувәәтә илләә Билләәһи, Рабби-гъфирлии”.

Аннары Аллаһның Илчесе болай дип өстәде: “Әгәр инде шуннан соң тәһарәт алып намаз укыса, намазы кабул булыр”

(Әт-Тирмизидан килгән хәдис).

Ләәәә иләәһә – юк иләһ, табына торган зат; илләллааһу – Аллаһудан башка; үәхдәһү – бердәнбер; ләә шәриикә – юк иптәш; ләһү – Аңа; ләһү-льмүлкү – Аныкы патшалык; үә ләһү-льхәмдү - `һәм Аңа мактау-шөкер; үә Һувә – һәм Ул; гәләә күлли шәй ин  - бөтен нәрсәгә; Кадиир – кодрәте Җитүче.

Сүбхәәнәллааһи – Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ; үәлхәмдүлилләәһи – һәм Аңа бөтен мактау-шөкер; үә – һәм; ләә иләәһә илләәллааһу - юк иләһ Аллаһтан башка; үәллааһу – (үә-Әллааһу) – һәм Аллаһ; әкбәр – иң бөеге; үә ләә хәүлә – һәм юк хәл; үә ләә кувәәтә – һәм юк күәт; илләә – фәкать; Билләәһи – Аллаһта гына. Рабби-гъфирлии – Раббым, мине гафу ит.

Бөтен кешеләр йоклаган чакта бөек Раббысын исенә төшереп, Аны яратып, Аны зурлап, Аңа юнәлгән кеше түбәндәге мәгънәдәге олылау зикерен укый. “Бердәнбер Аллаһудан башка табыныр зат юк, Аңа һичбер тиңдәш һәм иптәш юк, патшалык Аныкы һәм бөтен мактау-шөкерләр Аңа тиешле; Аның бөтен нәрсәгә кодрәте җитә. Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ; һәм мактау-шөкер Аңа тиешле һәм Аллаһтан башка иләһ юк һәм Ул – иң Бөек Зат; юк бернинди хәл дә һәм бернинди куәт тә, һәммәсе Аллаһу Тәгаләдән; Раббым! Мине гафу ит!”

Һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) шул олылау зикерен укыган кешенең кылган догасы һәм укыган намазы кабул булачагын белдерә. Бу Раббыбызның чиксез мәрхәмәт һәм юмартлыгының гүзәл үрнәге. Хисапсыз шөкерләр булсын!

 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: