Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 гыйнвар 2023, 12:57

Өмет һәм ышаныч белән

Өр-яңа елга аяк бастык. Яңа елда гәзит укучы кардәшләребезгә иман рөкеннәре, исламның биш баганасы хакында күбрәк мәгълүмат бирергә, Коръәнне өйрәнү, мәчетләребездә гыйлем һәм әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә аерым тукталырга ниятлибез. 

2gis.ru    Өмет һәм ышаныч белән
Өмет һәм ышаныч беләнФото:2gis.ru  

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Гасырның 2023 нче елына өмет һәм ышаныч белән аяк басабыз. Сөенечебез дә бар: бу елга әбүнәчеләребез саны артты, сафларыбыз ун меңгә бик әз генә тулмый калды. Безнең белән калганыгыз, ихтирам һәм игътибарыгыз, рәхмәт сүзләрегез, киңәшләрегез өчен ебз дә үзебезнең яктан рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәм сезнең ышанычны аклар өчен бөтен тырышлыгыбызны салырга сүз бирәбез, иншәә Аллааһ!

“Динебез – ислам” битендә бүгенге көнне милләтебез һәм өммәтебез өчен зарури булган мәсьәләләрне, проблемаларны күтәрергә омтылабыз. Хакыйкый иманга ия булу, Аллаһу Тәгаләнең хак колы булу, Ул кушкан кануннар буенча яшәү адәм баласына ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә ишекләр ача. Чөнки иманлы кеше даими рәвештә Раббысы белән бәйләнештә яши, һәрбер хәлдә, һәрбер халәттә Аңа таяна, намазлары һәм догалары белән Аңа юнәлә һәм һәрвакыт Аның ярдәмен таба, милләтебезнең һәр улына һәм кызына хакый иманга ия булып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешүне телибез.

Яңа елда гәзит укучы кардәшләребезгә иман рөкеннәре, исламның биш баганасы хакында күбрәк мәгълүмат бирергә, Коръәнне өйрәнү, мәчетләребездә гыйлем һәм әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә аерым тукталырга ниятлибез. Олы һәм кече гөнаһлар, алардан арыну, тәүбә кылу, дога һәм зикерләр белән Аллаһу ТӘгаләгә якынаю хакында да сөйләшү дәвам итәчәк.

Өр-яңа елга аяк бастык. Аны бәрәкәтле һәм сөенечле итү, иманда һәм исламда яңа баскычка күтәрелү өчен бүгеннән матур планнар корыйк. Намаз укымаганнар намазга басу, ураза тоту өчен, укыганнар Коръәнне өйрәнү, аятьләрне аңлап уку өчен, көндәлек зикер-тәсбихларыбызны гамәлгә кую өчен, Коръән һәм сөннәт буенча көн саен бер адым алга бару өчен ниятләр куйыйк. Һәм бу эштә үҗәтлек, тырышлык күрсәтик. Исламда һәм адым олы савапларга, Аллаһның ярдәменә ишек ача. Һәм Раббыбызның ярдәме бик күпкә артып килә.

Күпләр безгә “Динебез – ислам” битен җыеп барулары ,башкаларга ксерокс аша үткәреп бирүләре, күмәкләп укулары хакында хәбәр итте. Динебезне, аның кануннарын җиткерү, гыйлем тарату иң саваплы гамәлләрдән санала. Динебездә бергәләп алга атлыйк, Аллаһның рәхмәтенә, ризалыгына, җәннәтләренә лаек булу өчен бөтен тырышлыгыбызны салыйк. Өмет һәм ышаныч белән алга атлыйк!

 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: