Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 гыйнвар 2023, 12:51

Аллаһның рәхмәте ява

Елның тәүге көннәрендә бар дөньяны тутырып кар яуды, тирә-юньне кар өемнәре тутырды. Иманлы кеше бу күренешне сөенеп кабул итә, чөнки яңгыр яисә кар – Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте. 

kartalinka.ru Аллаһның рәхмәте ява
Аллаһның рәхмәте яваФото:kartalinka.ru

Елның тәүге көннәрендә бар дөньяны тутырып кар яуды, тирә-юньне кар өемнәре тутырды. Иманлы кеше бу күренешне сөенеп кабул итә, чөнки яңгыр яисә кар – Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте. Алар яуганда мөмкин кадәр күбрәк догалар кылырга кирәк, бу вакытта догалар кабул була.

“Елларыбыз имин булсын! Бәндәләр иманга килсен! Халкыбыз тәүбәгә килеп, намазга бассын, илгә иман кайтсын, сугышлар булмасын!” Һәммәбез телләребез белән мөмкин кадәр шундый догаларны кабатласа, иманлы яшәү өчен тырышса, тормышыбыз ямьләнер, Аллаһу Тәгалә рәхмәт ишекләрен ача.

Һәр кар бөртеге Аллаһка тәсбих әйтә, һәр бөртекнең үзенә хас, кабатланмас сурәте бар. Дистә еллар буе кар бөртекләрен фотога төшергән Америка галиме бер-берсенә охшаш кар бөртеге тапмаган. Молекулалар атомнар, галәмнәр һәм планеталар туктаусыз Аллаһны мактап хәрәкәт итә. Исәп-хисапсыз кабатланмас кар бөртекләре дә Яралтучыны мактап, җирне сафлыкка тутыра.

                                    Мәрьям Гатауллина, Кырмыскалы районы.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: