Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 декабрь 2022, 20:25

“Әр-Рәхим” мәчетен төзеп бетерергә 4 миллиард сум кирәк

Бу мәчет кайчан төзелер бетәр?

ufa.aif.ru
ufa.aif.ru

Бүген, 22 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән зур интервью оештырылды.

Анда күп сораулар тудырган “Әр-Рәхим” мәчете язмышы да күтәрелде. Уфадагы бу мәчет кайчан төзелеп бетәр икән?

“Буш сүз булмасын өчен шуны аңлатам: бу объектта эшләрне тәмамлау өчен 2дән 4 миллиард сумга кадәр акча кирәк. Һәм ул бюджеттан тыш финанслар булырга тиеш. Хәлне аек акыл белән бәяләп шуны әйтә алам: алдагы өч елда без аңа зур акчалар салмаячакбыз. Бүген без үзебезнең хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, икътисадка булышу турында уйлыйбыз. Әгәр мин киләчәктә эшемне дәвам итсәм, акчалар табачакбыз һәм эшләрне дәвам итәчәкбез”, – дип җаваплады төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: