Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 декабрь 2022, 13:22

Тәүбә һәм догалар белән елны озатыйк

 Яңа елны догалар белән каршылыйк. Дога үрнәкләре.

Тәүбә һәм догалар белән елны озатыйк
Тәүбә һәм догалар белән елны озатыйк

Ел дәвамында “Динебез – Ислам” битендә динебезнең чын асылын аңлатырга, бүгенге көнне иманлы бәндәләрне борчыган проблемаларны күтәрергә тырыштык. Иң мөһиме, әлбәттә, иманыбызны ныгыту, Аллаһу Тәгаләнең мөселманнарга булган хакларын һәм үзебезнең Аның каршында булган вазыйфаларыбызны аңлатырга омтылдык. Зикер-тәсбихлар әйтү, догалар кылу, тәүбәгә килү мәсьәләләре бүген күпләрне борчый. Мөмкин кадәр шуларга игътибарны юнәлттек.

Басылган битләрне укыган дин кардәшләребездән күп рәхмәт сүзләре ишеттек, хатлар алдык. Һәм шуны белдерәсебез килә, гәзиттә басылган һәр битне без бары тик Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, миләттәшләребез Аңа якынайсын, динебез алга китсен, һәммәбез ике дөньяда бәхетле булсын дигән ният белән эшләдек. Чөнки иманлы кеше бу дөньяда һәр нәрсәне шөкер белән, риза булып кабул итә. Аллаһу Тәгаләне, Аның сөекле Илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмне ярату, кешеләргә ихтирам белән карау, һәрбер хәлнең Раббыбыз тәкъдире белән булуын аңлау аңа яшәргә дәрт бирә, йөрәген шатлык белән тутыра. Бу дөньяның фани, вакытлы имтихан мәйданы булганлыгын аңлау, кайгы-хәсрәткә сабыр итү, кылган изгелекләр өчен мәңгелек ахирәттә бөек әҗерләр булачагын белү, һәрнәрсәне җиңеллек белән кабул итәргә, һәрбер хәлдә Аллаһу Тәгаләгә таянырга ярдәм бирә.

Имансыз кешеләр исә бу дөньяда үзләре теләгәнчә типтереп калырга тырыша. Дөнья малына кызыгу, нәфес теләкләренә бирелү, ничек тә рәхәт яшәргә омтылу теләге аларны баштанаяк гөнаһка батыра. Әнә шулай гаиләләр таркала, ятим балалар саны арта, туганлык җепләре өзелә. Хәрам ризык ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу йөрәген каплый. Һәм алар үзләренең ни өчен дөньяга килгәнен, алда ахирәт һәм кыямәт көне бар икәнен, Раббысы каршында яшәлгән гомере өчен хисап бирәчәген бөтенләй оныта. Без – мөселманнар үзебезнең иманыбызны ныгыту, Раббыбыз каршына бару өчен җитди әзерләнү белән беррәттән, тирә-юнебездәге шундый кешеләргә Аллаһның барлыгын, дөньяның фанилыгын, гомернең асыл мәгънәсе Аллаһка иман китереп, Ул кушкан рәвештә яшәү икәнлеген аңлатырга бурычлыбыз.

Гәзитебезнең узган санында тәүбә һәм истигъфарның асылын аңлаттык, Коръән Кәримдә һәм хәдисләрдә бу хакта әйтелгән берничә мисалны китердек. Адәм баласы хаталар һәм гөнаһлар кылмыйча яши алмый. Бары тик пәйгамбәрләр генә мондый кимчелектән азат, чөнки Аллаһу Тәгалә аларны шулай яралткан һәм тәрбия кылган. Зур гөнаһлардан, хәрам эшләрдән тыелып, кече гөнаһлар өчен иртәле-кичле йөзәр тапкыр тәүбә-истигъфар кылу мөселман кешегә гөнаһлардан арынырга, иманда алга барырга ярдәм бирә. Инде зур ялгышлыклар булса, алар өчен аерым тәүбәләр кылырга, үкенеп Аллаһка ялварырга кирәк. Мәрхәмәтле һәм Кичерүче Раббыбыз үлем фәрештәсе килгәнче тәүбәләрне кабул итә. Ул гына да түгел, иман китереп, гөнаһлары өчен тирән үкенеп туры юлга басканнарның гөнаһларын савапка әйләндерүен аңлата. Бу сөенеч түгел мени?! Иманыбызны яңартып, моңа кадәр кылган бөтен гөнаһларыбыз өчен тәүбә-истигъфарлар кылыйк, узып барган елыбызны тәүбәләр белән озатыйк.

Догалар белән Яңа елны каршылыйк

“Тәүбә догасы”

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәрраахимиин!

Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәәләмиин”.

Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).

Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.

Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Гомерем буе (тормыш иптәшем, балаларым …… белән) Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.

Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир.

Әй Мәрхәмәтле Раббыбыз! Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Безнең илебез халкына сиксән елга якын тынычлыкта яшәргә насыйп иттең. Биргән бөтен нигъмәтләреңә шөкерләр кылабыз. Илебез халкына тәүбәгә килергә, иман юлына басарга, Үзеңә гыйбадәт кылырга ярдәмнәреңне бир. Күкләребез тыныч булсын! Илебезгә иминлек бир, зыян итүче  дошманнарга ишекләрне яп. Бөтен ярдәмнәрне Синнән генә сорыйбыз һәм Синең рәхмәтеңә сыенабыз.  Илебезне сакла, якла һәм җитәклә!Әәмин!

Әстагъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә Һүвәл-Хәййүль- Каййүүмү вә әтүүбү Иләйһи (3 тапкыр).

Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

behance.net

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: