Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 декабрь 2022, 13:19

Мәетләргә багышлап Коръән укырга ярыймы?

“Йәсин” кемнәргә укыла?

Мәетләргә багышлап Коръән укырга ярыймы?
Мәетләргә багышлап Коръән укырга ярыймы?

Бу сорауны бүген күпләр бирә. Дин галимнәренең кайберләре Коръән укып дога кылырга ярый, ди. Ә кайсыберләре дога гына кылырга кирәк, ди.

Безнең имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә мәрхүмнәргә Коръән аятьләре укып догалар кылу гадәткә кергән. Коръән уку – изгелек кылган кебек үк савапларга ирештерә. Һәм инде “Йәә Рабби, бу Коръән укыганда хисал булган саваплар Фәлән Фәлән улына үзе укыган шикелле әҗер-саваплар булып барсын, аның рухын шат кыл, аның каберен нурландыр, бәндәчелек белән кылган гөнаһларын гафу ит” дип дога кылырга мөмкин.

“Йәсин” кемнәргә укыла?

“Йәсин” сүрәсе – Коръәннең йөрәге. Безнең ата-бабаларыбыз аны көн саен укыган, яттан белгән. Аны укып шулай ук мәрхүмнәргә дога кылырга була. Әмма нәкъ кырык “Йәсин” уку тиеш дигән фәтва шәригатьтә юк. Коръән сүрәләрен һәм шулай ук “Йәсин” сүрәсен дә мөмкин кадәр үзебез өчен дә укырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

yantiyak.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: