Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 декабрь 2022, 15:00

Тәүбә нәрсә ул?

Гөнаһыңны кешегә сөйләргә ярыймы? Гөнаһлар савапка әйләнәме? Ничек тәүбә итәргә?

Тәүбә нәрсә ул?
Тәүбә нәрсә ул?

Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә иткәндә тәүбә кайту дигән мәгънәне аңлата. Бу бездә генә түгел, күп төрки халыкларда да шулай кергән. Шәригатьтәге мәгънәсенә килгән вакытта тәүбә иманлы кешенең кылган гөнаһлары өчен үкенеп, күңеленнән аларны башка эшләмәскә ният кылып, бу эшләрдән киселүен аңлата. Димәк, тәүбә кылучы кеше теле белән әйтер алдыннан күңеле белән бу эшләре өчен кайгырырга, аларның гөнаһлы икәнен һәм Аллаһу Тәгалә алар өчен җәза бирәчәген аңларга тиеш. Коръән аятьләрендә тәүбә “кайгыру”, “кичерү”, “кайту” мәгънәләрендә килә. Аллаһу Тәгалә “Нур” сүрәсенең 31 нче аятендә бу хакта шулай дип искәртә: “Әй, иман китергән мөэминнәр, кылган гөнаһларыгыз өчен кайгырыгыз”.

Истигъфар ни була?

Истигъфар – гөнаһларны ярлыкауны сорап Аллаһу Тәгаләгә дога кылу була. Ягъни, Раббым, минем гөнаһларымны гафу ит, дип Раббыбызга юнәлүне аңлата, мәсәлән, авызыңнан бер гөнаһлы сүз чыкты икән, шунда ук “Әстәгфируллааһ”, ягъни Аллаһ мине гафу ит дип әйтеп куясың. Бу шул мәлдә әлеге гөнаһның җуелуына китерә.

Истигъфар күбрәк тәүбә белән бергә кылына. Әмма тәүбә белән бергә булмаска да мөмкин. Кайберәүләрнең тәүбә кылып та истигъфар итмәве, ягъни истигъфар итеп тә тәүбә кылмавы мөмкин. Сөекле Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә тәүбә белән истигъфарны икесен бергә кылу хакында күп тапкырлар әйтте.

Гөнаһыңны кешегә сөйләмә

Кайберәүләр үзләренең гөнаһларын кешеләргә сөйләргә, хәтта шуның белән мактанырга ярата. Бу эш үзе зур гөнаһка китерә. Хәрам һәм тыелган эшләре белән масаючылар Аллаһу Тәгаләнең ачуын китерә. Моңардан бик сакланырга кирәк.

Мәчетләргә сәдака салырга килгән мөселманнар да үзләренең үткәнен, кылган гөнаһларын искә ала. Менә болар да тыелган эшләр. Адәм баласы нинди генә гөнаһ кылса да, әгәр гөнаһлары өчен үкенеп тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгалә гөнаһларны гафу итә. Ә инде гөнаһларын башкаларга сөйләүче шаһитлар барлыкка килүенә сәбәп була. Шунлыктан бу эштән бик тә сак булырга, кылган гөнаһларны искә төшермәскә, башкаларга сөйләмәскә. Бары тик Аллаһу Тәгалә юнәлеп: “Әй, Раббым, мин бит шундый гөнаһлар кылдым, Син мине гафу ит, кичер”... дип тәүбә-истигъфарлар кылырга кирәк.

Гөнаһлар савапка әйләнәме?

Ихласлык белән иман китереп, кылган гөнаһларына тирән үкенеп, алар өчен тәүбә кылган һәм башкача аларга кайтмаска ниятләгән һәр кешегә тәүбә ишекләре ачык. Бер хәдистә ул ишекләрнең киңлеге кырык еллык юл ераклыгы белән чагыштырыла.

Еш кына авыл җирендә дин юлына баскан кешеләргә иманнан ерак булучыларның: “Ул шундый-шундый гөнаһлар кылды, аракы эчте, зина кылды...” кебек сүзләр әйтүен ишетергә туры килә. Сак булыйк! Иманга килеп тәүбә кылган кешенең бөтен гөнаһлары гафу ителә. Аллаһу Тәгалә бу хакта “Фуркан” сүрәсенең 71-72 нче аятендә боалй дип белдерә: “Көферлектән тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләрнең гөнаһлары сөртелеп савапларга әйләндерелер”...

Кыямәт көнне күп гөнаһлар эшләгән, аннары тәүбәләр кылып Аллаһу Тәгаләгә әйләнеп кайткан иманлы кешеләр гамәл дәфтәрләрендә гөнаһларының савапка әйләнгәнен күреп шатланачак. Бу Раббыбызның чиксез Рәхимле, Мәрхәмәтле булуының иң гүзәл үрнәге түгелме?

Иманга килү, гөнаһларны тану, тәүбәгә килү кешедән рухи байлык таләп итә. Бу байлыкка ия булу өчен гыйлем алырга, хәрам һәм хәләлне аерырга өйрәнергә кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр бар. Тәүбәгә ашыгыйк, гөнаһларыбызның гафу ителүен сорыйк. Раббыбызның Мәрхәмәтенә сыеныйк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: