Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 декабрь 2022, 15:15

Иң зур тәүбә догасы – Сәййидүль-истигъфһар

Әл Мүзәни (р.г.) тарафыннан китерелгән хәдистә Аллаһның илчесе салләллааһу гәләйһи үә сәлләм болай диде: “Әй кешеләр! Аллаһуга тәүбә кылыгыз һәм Аңардан ярлыкау сорагыз. Мин, дөреслектә, көненә йөзәр мәртәбә тәүбә итәм”. (Мөслим).

Иң зур тәүбә догасы – Сәййидүль-истигъфһар
Иң зур тәүбә догасы – Сәййидүль-истигъфһар

Көн саен әйтү өчен

Әстагъфируллааһә үә әтүүбү Иләйһи” (Иртән кояш чыкканчы, кич кояш баеганчы 100әр тапкыр әйтелә).

Әстагъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм;  үә әтүүбү- тәүбә кылам; Иләйһи – Аның алдында.

Шәддәд бин Әүс дигән сахабәдән (р.г.) килгән хәдистә Аллаһның сөекле пәйгамбәре шулай белдерде: “Әгәр кеше бөтен йөрәге белән шушы тәүбә-истигъфарның олуглыгына һәм аңа бирелгән әҗер-савапларга ышанып көндез бу тәүбә-истигъфарны укыса һәм кояш баеганчы үлсә, ул җәннәт әһеле булачак. Әгәр дә шулай  ук бөтен йөрәге белән әҗеренә һәм олуглыгына ышанып ихласлык белән тәүбә итеп Аллаһтан гафу итүне сорап кич укыса һәм бу төнне үлеп китсә, ул җәннәт әһеле булачак”. (Бохари, Әбү Дауд, Нәсаи, Тирмизи).

“Әллааһүммә! Әнтә Рабби! Ләә иләәһә илләә Әнтә! Халәктәнии вә әнә гәбдүкә; вә әнә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагтү, әгүүзү бикә мин шәрри мәә санәгтү; әбүү-ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү-ү бизәнбии; фәгъфирлии; фә-иннәәһүү ләә йәгъфируззунүүбә илләә Әнтә”.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: “Әллааһүммә! Әй Аллаһым! Әнтә Рабби! – Син минем Раббымсың! Ләә иләәһә – юк Иләһ; илләә – башка; әнтә – Синнән; Халәктәнии – Син мине юктан бар кылдың; вә – һәм; әнә – мин; гәбдүкә – Синең колыңмын; вә әнә – һәм мин; гәләә гәһдикә – Сиңа биргән гәһедемдә; вә вәгъдикә – һәм вәгъдәмдә; мәстатагтү – көчем җиткәнчә торамын; әбүү-ү – мин таныймын; ләкә – Сиңа; бинигъмәтикә гәләййә – миңа биргән нигъмәтләреңне; вә  - һәм; әбүү-ү – мин таныймын; бизәнбии – үземнең гөнаһларымны; фәгъфирлии  - гафу ит мине; фә-иннәһү – һәм чынлыкта; ләә йәгъфиру – гафу итми; әз-зүнуубә – гөнаһларны; илләә Әнтә – Синнән башка беркем дә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым! Син минем Раббымсың! Синнән башка гыйбәдәт кылырга лаеклы Зат юк. Син мине яралттың – юктан бар кылдың. Мин  - Синең колыңмын. Көчем җиткән чаклы Сиңа Әл-мисакта биргән гәһедемдә һәм вәгъдәмдә торырга тырышамын. Кылган гөнаһларымның зыяныннан Сиңа сыенамын. Миңа биргән бөтен нигъмәтләреңне таныймын, шөкер итәмен; кылган бөтен гөнаһларымны таныймын, үкенәмен. Гафу ит мине, чынлыкта Синнән башка гөнаһларны Гафу итүче Зат юк”.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

tarihi-mechet.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: