

Сүбхәәнәллааһ – Аллаһ бөтен кимчелектән пакь, Аның иптәше, тиңдәше, мохтаҗлыгы, түбән сыйфатлары юк.
Әлхәмдүлилләәһ – Аллаһка олуг мактау-шөкер булсын. Мондый мактау башка бер затка да хас түгел.
Әллааһу әкбәр – Аллаһ чиксез бөек, Аннан олуграк бер зат та юк.
Ләәәә иләәһә илләллааһ – Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаек иләһ юк, Ул гына табынырга тиешле бердәнбер Зат.
Самура бин Җундубтан (р.г.) килгән хәдистә Аллаһның илчесе болай белдерде: “Аллаһу Тәгалә барыннан да бигрәк “Сүбхәәнәллааһ”, “Әлхәмдүлилләәһ”, “Әллааһу әкбәр”, “Ләәәә иләәһә илләллааһ” сүзләрен сайлап алды. (Мөслим). Әхмәд риваятендә килгән хәдистә алар Коръәннән кала иң яхшы сүзләр дип әйтелә.
Сүбхәәнәллааһи үә бихәмдиһии – Аллаһ бөтен кимчелектән пакь һәм Аңа мактау-шөкер булсын.
Бу – фәрештәләр тәсбихы, аны әйтүчегә җәннәттә агач утыртыла һәм ул агачлар мәңге үсә. Бу тәсбихны Аллаһу Тәгалә ярата.
Сүбхәәнәллааһи үә бихәмдиһии Сүбхәәнәллааһиль Газыыйм.
Сүбхәәнәллааһ – Аллаһ бөтен кимчелектән пакь; үә - һәм; бихәмдиһии – Аңа мактау-шөкер булсын; әль-Газыыйм – чиксез бөек Аллаһу Тәгалә.
Иртәле – кичле бу зикерне 100әр тапкыр әйтүчегә күп саваплар языла, алар кыямәт көнендә үлчәүдә авыр киләчәк һәм бу зикерне әйтүченең гөнаһлары диңгез күбекләре кебек күп булса да гафу ителәчәк.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.