- Аллаһу Тәгаләнең ризалыгына ирештерә.
- Җәннәттә зикер-тәсбихлар агач итеп утыртыла.
- Шайтанны куа.
- Күп әҗер-саваплар китерә.
- Гөнаһларны һәм хаталарны юа.
- Йөзне нурландыра.
- Аллаһу Тәгалә белән бәйләнешне ныгыта.
- Гөнаһлардан, гайбәттән һәм начар сүзләрдән тыя.
- Аллаһу Тәгаләгә якынаерга, кылган гамәлләр өчен үкенергә, тәүбәгә килергә ярдәм итә.
- Аллаһны зикер итүчене фәрештәләр искә ала.
- Аллаһны зикер итүчегә начар уйлар килми, шайтан вәсвәсә сала алмый.
- Аллаһны күп зикер итү хәсрәт, борчулардан арындыра, кайгыларны тарата.
- Иманлы кешегә көч-куәт бирә, изге гамәлләр кылырга ярдәм итә.
- Монафиклык ягъни икейөзлелектән азат итә. Монафик кеше Аллаһу Тәгаләне базарда, машинада, мәчеттә зикер итә алмый. Моны бары тик иман әһеле генә эшли ала.
- Дөнья эшләре җиңеләя, тормышның бәрәкәте арта, ахирәт гамәлләре кылырга вакыт күбәя.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.