Динебез – Ислам
2 декабрь 2022, 07:25

Аллаһ искә төшерелмәсә...

"Ике мөселман очрашып, Аллаһу Тәгаләне искә төшермичә, Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават әйтмичә хушлашса, ишәкнең үләксәсен калдырып киткән кебек булырлар һәм бу аларга үкенеч булыр”, диелә хәдистә. Бу хәлләргә тарымас өчен ни эшләргә соң? Берничә киңәш.

islam.ru Аллаһ искә төшерелмәсә...islam.ru Аллаһ искә төшерелмәсә...
Аллаһ искә төшерелмәсә...Фото:islam.ru

сһәрчак күңелендә тотып, Аңа зикер-тәсбихлар әйтүче зур саваплар казанган шикелле, Аны онытучы кеше хәсрәткә юлыгыр, эшләрендә бәрәкәт булмас. Бу бигрәк тә кешеләр җыелышып таралышкан урыннарда күренер. Әлеге хакта бик күп хәдисләр китерелгән. Пәйгамбәребез (с.г.с.) янында озак калган Әбү Һурайра бу турыда байтак хәдисләр әйтеп калдырган. Шуларның берничәсен китерәбез.

Аллаһның Илчесе болай диде: “Әгәр кешеләр Аллаһу Тәгалә искә төшерелмәгән һәм Пәйгамбәргә сәлам әйтелмәгән җыелышта утырса, бу җыелыш аларга Кыямәт көнендә үкенү өчен сәбәп булыр. Аллаһу Тәгалә теләсә аларга җәза бирер, теләсә гафу итәр”. (Тирмизи).

“Аллаһның Илчесе (с.г.с.) әйтте: “Кем дә кем Аллаһу Тәгалә искә алынмаган җыелышта утырса ,ул аның өчен хәсрәт булыр. Әгәр инде кеше Аллаһу Тәгаләне искә төшермичә йокларга ятса, бу шулай ук хәсрәт булыр”. (Әбү Давыт).

“Аллаһның Илчесе (с.г.с.): “Әгәр кешеләр Аллаһу Тәгалә искә алынмаган һәм Пәйгамбәргә сәлам әйтелмәгән җыелышта утырсалар, Кыямәт көнендә ул аларга үкенү өчен сәбәп булачак. Алар изге гамәлләре өчен җәннәткә кертелсәләр дә, бу эшләре өчен үкенәчәк”. (Ибен Хиббан).

Аллаһның Илчесе (с.г.с.) белдерде: “Әгәр кешеләр Аллаһу Тәгалә искә алынмаган җыелыштан торып бассалар, ишәкнең үләксәсе яныннан торып баскан шикелле булыр. Һәм бу җыелыш алар өчен зур югалту булачак”. (Әбү Даут).

Бу җыелышларның шулай зур үкенеч һәм югалту булуы ни белән аңлатыла соң? Гадәттә мондый җыелышларда файдасыз, кирәкмәгән яисә гөнаһлы сүзләр сөйләнелә. Һәм бу эш Аллаһның җәзасына илтә. Әгәр дә инде Аллаһу Тәгалә зикер ителсә, бу гамәл җәзадан котлыу өчен сәбәп булачак.

Шуңа охшаш хәдисләр ике мөселман очрашып, Аллаһу Тәгаләне искә төшермичә, Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават әйтмичә хушлашуга карата да китерелә. Аларның берсендә түбәндәгечә искәртелә: “Әгәр ике мөселман очрашып, хушлашканда Аллаһны искә төшермәсәләр, ишәкнең үләксәсен калдырып киткән кебек булырлар һәм бу аларга үкенеч булыр”.

Бу хәлләргә тарымас өчен ни эшләргә соң? Беренчедән, ике мөселман очрашканда яисә җыелган чакта “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип сәлам бирергә кирәк. Без монда Раббыбызның исемен искә төшерәбез, Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сөннәтен үтибез. Икенчедән, шунда ук “Әлхәмдүлилләәһ”, “Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин” дип Аллаһу Тәгаләгә мактау-шөкеребезне әйтәбез. Аның артыннан “Аллааһүмәә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим” дип әйтсәк, (кемдер үзе белгән салаватны әйтә ала) без бик зур саваплар казанабыз.

Һәм бу очрашу Аллаһу Тәгалә каршында әҗер-саваплы, ул риза булган очрашуга әйләнә. Хушлашканда, шулай ук, сәлам бирешеп, Аллаһка мактау-шөкер, Пәйгамбәребезгә салават әйтсәк, нур өстенә нур өстәлә, гөнаһлар гафу ителә.

Очрашкан вакытта җыелышта сөйләнелгән буш сүзләр өчен түбәндәге доганы укып куярга кирәк:

“Сүбхәәнәкә! Әллааһүммә үәбихәмдикә, әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләә әнтә, әстагъфирукә үә әтүүбү иләйкә”.

Сүбхәәнәкә! Аллааһүммә үәбихәмдикә – Аллаһым! Син бөтен кимчелектән пакь, һәм Сиңа мактау шөкер булсын;

Әшһәдү – шәһадәт кыламын;

Ән – чынлыкта; Ләәәә иләәһә – юк иләһ; илләә әнтә – Синнән башка; әстагъфирукә – Синең гафу итүеңне сорыйм; үә әтүүбү – һәм тәүбә кылам; иләйкә – Синең алдында.

Бу дога бөтен гөнаһларны җуя, Аллаһның гафу итүенә сәбәп була.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас