

Нилектән икән?
Автобуста урыным бер ир белән янәш туры килде. Тәүдә үк аның түбәтәйдән булуына игътибар иттем. Яшь кешенең түбәтәй киюе гаҗәпмени, дияр дин әһелләре. Гаҗәп түгел, шулай тиеш, тик, тормыш башкачарак шул. Менә мин үзем дә мөселман, Алланың барлыгына, берлегенә иманым камил, ләкин түбәтәй өйдә генә түбәмә менә, ә юлда “кешечә” киенергә туры килә. Димәк, бу егет я шулкадәр кыю, озын телләр сүзен колагына элми, я инде җитди сәбәбе бар. Шуңа да җайлап кына әңгәмә башлап җибәрдем. Радис йомык кеше түгел икән, сүз җебе җиңел бшланып китте. Минем: “Дин тотасыңмыни?”- дигән соравыма ул болай диде:
- Әйе, хәзер күпләр дин юлына басты. Сез дә менә автобус кузгалып киткәндә юл догасын укып алдыгыз шикелле.
- Мин икенче мәсьәлә, мәчет юлына йөрергә яшем җиткән. Инде күптән игътибар иттем, кемнәр дин тота, Аллаһуга табынудан күңел юанычы таба дигәндә, күбрәге авыр чирдән интегүчеләр һәм олы бәхетсезлек кичерүчеләр булыр. Ә типсә тимер өзәрдәй ирләр – сирәк күренеш.
- Дөрес әйттегез, өлешемә тигәнен мин дә күрдем инде. Бәла кеше башыннан йөри икән шул.
Сүз шулай җитдигә кереп китте. Андый әңгәмә дөбер-шатыр килгән автобуста түгел, ә тыныч, җанга җайлы урында булырга тиеш иде, ләкин безнең кайда андый мөмкинлек. Шуңа да мин юлдашыма сүзне кафеда дәвамларга тәкъдим иттем. Бөре шәһәрендә автобус ярты сәгать тора, менә шуннан файдаланып, чәйханәгә кереп утырдык.
- Заманасы шулай бит, күпләр малтабарлык эшенә тотынды, мин дә шулардан үрнәк алдым, - дип дәвам итте сүзен Радис. – Авыр җирендә яшәсәм дә, әмәлен таптым бит. Законы бар, һәр кеше үз гомерендә мул итеп бушлай агач алырга хокуклы. Аннары 25 елга бер тапкыр ремонт, мунча-фәлән төзү өчен 50 кубометр. Ләкин халык бу хокуктан файдаланмый, я белми, я булдыралмый. Өй салырга яраклы агач күп түгел, шунлыктан текә тау битләрендә, чокыр-чакырлы урыннан бирәләр, анда техника керәлмәгәч, кем алсын, авыл халкының вертолеты юк. Ә мин лесниклар белән дуслашып алдым. Кулың юмарт булса, юньле урында да диләнкеләр бар икән ул. Хәер, бер танышып алгач, әллә ни күп тә каермыйлар иде, чөнки даими клиентны югалтасылары килми.
Минем эшләр худка китте бит. Якташлар, танышлар исеменнән диләнкеләр алам, бура буратам, бер-бер артлы сатып торам. Палатка сатып алдым да урманга илтеп куйдырттым, кешеләр кунып эшләде. Гаиләләре яннарында булмагач, кичкә тиклем кулларыннан балта төшми. Аның каравы, уч тутырып акча алалар, хатыннары канәгать. Үземне дә онытмадым инде, бер-ике ел эчендә ике катлы йорт салдым, иномарка алдым, хатын Италиядә, Кипрда ял итеп кайтты. Ләкин, акча артыннан куа торгач, комсызланып киткәнемне сизми дә калганмын. Авылда мәчет салдылар, ни агач, ни акча бирмәдем. Миндә дин кайгысымыни. Әле яши генә башладым, өлгерермен әле, Алла турында әнә бөршәйгән картлар кайгыртсын. Шулайрак тоттым үземне.
Бермәлне урманга барырга җыенабыз. Сияфнур бабай сакалын селкетә-селкетә миңа нотык укый башлады.
- Улым, - ди, - синең мул тормышта яшәвеңә, зур эшләр башкаруыңа без шат, - ди. – Ләкин Алла барлыгын да оныта күрмә, мәчеткә кереп аз гына сәдәкә биреп чыксаң да, савабы булыр. Эшләреңне Аллаһ ризалыгы белән эшләргә тырыш, юкса, байлык – бер айлык, диләр, бәла-казадан саклана күр, - ди.
Бу сүзләр миңа шантаж булып тоелды, янәсе, син безгә өлеш чыгар, югыйсә каргышыбыз төшәр. Яшь кеше булса әйтер идем дә, олы кешегә каршы дәшмәдем инде. Шуннан нәрсә булды, дисезме, шул ук көнне агач басып бер эшченең биле сынды. Калганын искә дә төшерәсе килми – бер-бер артлы өч суд, башта гарип калган иптәшкә пособия түләргә карар чыгардылар, аннары законсыз киселгән бер диләнке хакын өскә куйдылар, ул гына җитмәгән иде, рак белән авырыйм икән. Моны белү белән хатын аерылырга гариза биргән. Хатын бетмәс, дияр идем, җиде яшьлек кызны да алып китте. Ә мин аны үлеп яратам бит, баламнан башка яши алмыйм.
- Күргәнсең икән нужаны, - дидем мин юлдашымны кызганып. – Ә хәзер хәлләрең ничек соң?
- Аллага шөкер, - диде Радис көтмәгәндә көр тавыш белән. Өйне саттым, машинаны тутык семеркага алыштырдым, пособие, алимент, штраф түлим, дәваланып йөреп күпме акча туздырганны бер Алла белә. Һәм, ни гаҗәп, мәчеткә дә хәер кертергә онытмыйм. Белмим, ничек яшәгәнмендер, әмма суд карары буенча бурычны бетердем, хәл җиңеләйде, соңгы баруымда табиплар чиремне дә тапмадылар, терелгәнсең, диделәр. Менә тагын да тикшеренергә китеп барам, әгәр кабаттан шулай дисәләр, бар бурычлардан котылып дөбердәтеп яшәргә исәп, Алла боерса. Эх, дип куям кайчак, Сияфнур бабай алай комсызланырга ярамаганын миемә сеңдерерлек итеп алданрак әйткән булса, бу бәлаләргә тарымаган булыр идем, дим. Ләкин, кешегә үпкәләргә ярамый, Ходай бит минем үземә дә баш биргән, уйларга тиеш идем.
Автобус кузгалыр вакыт җиткән иде, әңгәмә өзелеп калды. Шуннан соң без Радис белән очрашмадык, ара ерак шул. Ләкин, бермәлне, авылдашын очратып, сораштым. Радис электән дә бәхетлерәк икән. Хатыны, кызын ияртеп, кире кайткан, үзе таза икән, бизнесын тагын да үстергән, җомга саен мәчеткә йөри, ди. Тагын нәрсә? Әйе, Сияфнур картка йорт салып биргән. Бер тиен акча сорамаган, имеш. Хәзер беркем дә Карун Радис дими икән, авылда хөрмәтле адәм булып киткән. Автобуста бер мәртәбә күргән кеше турында яхшы хәбәр ишеткәч, күңелләр шатлык белән тулды.
Заһит Мурсиев.
Фото: pikabu.ru