

Һәрбер эш башында
Нинди генә эшкә тотынсак та, башында «Бисмилләәһ», яисә «Бисмилләәһиррахмәәнирахиим» дип башласак, без бу эшне саваплы гамәлгә әйләндерәбез, Аллаһу Тәгаләнең бәрәкәтен сорап ишек кагабыз.
Би — белән; исми — исем; Илләәһ — Аллаһ сүзе «и» хәрефе белән кушыла. Әр-Рахмәән — бу дөньяда һәркемгә чиксез мәрхәмәтле, Әр-Рахиим — ахирәттә бары тик иманлы колларына мәрхәмәтле булучы.
«Бисмилләәһ», «Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим» —телебездән төшмәсен, һәр эшебездә, һәр хәлебездә юлдаш булсын.
Шөкер нигъмәтне арттыра
«Әлхәмдүлилләәһ», «Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин».
Әл-хәмдү — чиксез мактау һәм шөкер; Лилләәһи— Аллааһуга; Раббильгәәләмиин — галәмнәрнең Раббысына.
«Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин» — иң олуг шөкер догасы. Аны һәр эшнең ахырында әйтсәк, күңелдән һәм тел белән мөмкин кадәр күбрәк кабатласак, Раббыбыз риза булыр, нигъмәтләрен арттырыр.
Ашар алдыннан
Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахиим. «Әллааһүммә! Бәәрик ләнәә фии мәә разкътәнәә үә кыйнәә гәзәәбәннәәр». Әй Аллаһым!
Бәәрикләнәә — бәрәкәтле кыл безгә; фии мәә разәкътәнәә — нәрсәләр белән безне ризыкландырасың; үә кыйнәә — сакла безне; гәзәәбәннәәр —ут газабыннан.
Ашап беткәч
«Әлхәмдү-лилләәһилләзин әтогәмәнәә үә сааканәә үә җәгәләнәә мин-әлмүслимиин».
Әлхәмдү-лилләәһи –лләзин—мактау шөкер шул Аллаһуга; әтогәмәнәә — ашатты безне, үәсааканәә — һәм эчерде безне; үә җәгәләннә — һәм кылды безне; мин-әлмүслимин —мөселманнардан.
Өйдән чыкканда
Бисмилләәһ. Тәүвәккәлтү гәлә-Аллаһ. Лә хәүлә ләә куввәәтә илләә Билләәһ.
Бисмилләәһ — Аллаһ исеме белән; Тәүвәккәлтү — тәвәккәл кылдым; гәләллааһ — Аллаһуга; ләә хәүлә — юк хәл, үә лә куввәәтә — һәм юк куәт; илләә—фәкать; Билләәһ — Аллаһуда гына.
Өйдән чыккач шуны укыган кеше Аллаһның сагы астына керә, аны өенә кайтып кергәнче фәрештәләр саклап йөртә.
Көч-куәт бирә
«Ләә-хәүлә үәләә куввәәтә илләә Билләәәһ».
Бу зикер-дога җәннәт хәзинәсеннән. Ул кешегә көч-куәт бирә, шайтан зыяныннан саклый. Иманлы кешеләргә иң азы йөз тапкыр әйтергә кирәк.
Җәннәт сорау өчен
«Әллааһуммә иннни әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүзү бикә минәннәәр».
Әллааһуммә — әй Аллаһым; иннии — хакыйкатьтә мин; әс-әлүкә — сорыйм Синнән; әль-җәннәтә — җәннәтеңне; үә әгүүзү — һәм сыенамын; Бикә — сиңа; мин-әннәәр — ут газабыннан.
Иртәле-кичле бу доганы өч тапкыр әйтүчегә кыямәт көнне җәннәт: «Йәә Рабби, ул Синнән җәннәтне сорады, аны җәннәткә керт»,— диячәк. Ә җәһәннәм исә: «Ул Сиңа җәһәннәмнән сыенып дога кылды, аны утка салма»,— диячәк.
Тәүбә догасы
«ӘстәгъфируллааһәлГазыыйм үә үтүүбү Иләйһи».
Әстәгъфируллааһә — Аллаһның гафу итүен сорыйм; әль- Газыйм — чиксез Бөек; үә әтүүбү — һәм тәүбә кылам; Иләйһи—Аның алдында.
Мәгънәсе: «Чиксез бөек Аллаһның гафу итүен сорыйм һәм Аның алдында тәүбә кылам».
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Мин көненә йөз тапкыр Аллаһның гафу итүен сорыйм һәм Аның алдында тәүбә кылам»,—диде. Мөселманнар бу тәүбә-истигъфарны иртәле-кичле йөзәр тапкыр кабатларга, мөмкин булганда күбрәк әйтергә тырыша. Чөнки тәүбә-истигъфарны күбрәк әйтү Аллаһның мәхәббәтенә якынайта, ризыкны арттыра, бәрәкәт бирә, җанны чистарта.
Фатыйма ФАТКУЛЛИНА,
Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
Фото:phonoteka.org