Динебез – Ислам
16 ноябрь 2022, 05:38

Иң күп укыла торган дога

Иртә белән кояш чыкканчы өч тапкыр һәм кичен өч тапкыр шул доганы укучы Аллаһның саклавы астына керә һәм Аңа бернәрсә дә зарар китерә алмый.

Иң күп укыла торган догаИң күп укыла торган дога
Иң күп укыла торган дога

Күз тимәсен өчен

«Мәә шәә Әллааһ. Ләә куввәәтә илләә Билләәһ».

         Ләә — моны; шәәә Әллаһ — теләде Аллааһ. Ләә-куввәәтә — юк куәт. Иллә-фәкать; Билләәһ — Аллаһта гына.

Мәгънәсе: «Моны Аллаһ теләде. Аллаһтан башка бернәрсәнең көч-куәте юк».

         Һәр нәрсәгә, һәр кешегә, балага, нинди дә булса матурлыкка сокланып караганда һәрвакыт шул доганы әйтергә кирәк. Ул күз тиюдән, бу кешегә зыян килүдән саклый.

                           Саклану догалары

1.«Бисмилләәһилләзин ләә йәдурру-мәгә-смиһии шәй-үн филь-әрдый үә-ләә фиссәмәәә-и үә Һувәс-Сәмиигуль-Гәлиим»

Бисмилләәһи — Аллаһ исеме белән; әлләзин — кайсы шул; ләә йәдурру — зарар китерә алмый; мәгә — смиһии — Аның исеме белән; шәй-үн — берәр нәрсә; филь әрдый — җирдә; үә-ләә фиссәмәәәәә-и — һәм күкләрдә дә. Үә һувә — һәм Ул; Әс-Сәмиигу — Ишетүче; әл-Гәлиим — Белүче.

Мәгънәви тәрҗемәсе: «Шул Аллаһның исеме белән Аңа сыенамын, җирдә һәм күкләрдә бернәрсә дә зарар китерә алмый, чөнки Ул — Ишетүче һәм Белүче».

         Иртә белән кояш чыкканчы өч тапкыр һәм кичен өч тапкыр шул доганы укучы Аллаһның саклавы астына керә һәм Аңа бернәрсә дә зарар китерә алмый.

  1. «Әгүүзү бикәлимәәтилләәһит-тәммәәти мин шәрри мәә халәка».

Әгүүзү — сыенамын; би кәлимәәтилләәһи — Аллаһның сүзләре белән; әттәммәәти — камил булган; мин шәрри — зыяныннан; мәә — нәрсәләрне; халәка — Ул яралтты.

         Мәгънәви тәрҗемәсе: «Аллаһның камил сүзләре белән Ул яралткан нәрсәләрнең зыяныннан Аңа сыенамын».

Кайда булса туктаганда яисә кергәндә шуны өч тапкыр укыган кеше киткәнчегә кадәр бөтен зыяннан имин була. Сихер, күз тию яисә ерткычлар, елан-чаяннар, башка нәрсәләр ул кешегә зыян китерми.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: coolsen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас