Динебез – Ислам
2 ноябрь 2022, 11:02

Кайгы һәм сагыш вакытында нинди догалар укырга?

Тирмизи җыентыгында килгән хәдистә сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) түбәндәгеләрне белдергән: “Мин бер дога беләм, әгәр дә кыен хәлгә калган, сарыга сабышкан Аллаһ колы аны укыса, Аллаһу Тәгалә аңа бу хәлдән чыгу өчен мотлак юлын ачачак.

www.youtube.com Кайгы һәм сагыш вакытында нинди догалар укырга?www.youtube.com Кайгы һәм сагыш вакытында нинди догалар укырга?
Кайгы һәм сагыш вакытында нинди догалар укырга?www.youtube.com

Ләәәә иләәһә илләллааһуль – Гәзыыймуль – Хәлиим. Ләәәә иләәһә илләллааһу Раббуль – Гәршиль – Гәзыыйм. Ләәәә иләәһә илләллааһу Раббус-сәмәвәәти вә Раббуль-әрдый вә Раббуль Гәршиль-Кәриим.

Ләәәәә иләәһә – юк иләһ, табына торган зат;

Илләллааһу – Аллаһтан башка;

Әль – Гәзыыйм – Чиксез Бөек;

Әль –Хәлиим  - мәрхәмәтлек, йомшаклык белән Идарә Итүче;

Раббус – сәмәәвәәти – күкләрнең Раббысы;

Раббуль – Гәршиль-Гәзыыйм – Бөек Гәрешнең Раббысы;

Раббуль әрдый – җирнең Раббысы;

Раббуль Гәршиль Кәриим – Хөрмәтле Гәрешнең Раббысы.

Габдуллаһ ибн Габбас (р.г.) әйтүенчә, Аллаһ илчесе кайгылы һәм сагышлы чагында шул доганы укыган.  (Мөслим).

 

Әллааһ. Әллааһ  Раббии. Ләә үшрикү биһии шәй-әә.

Аллааһ. Аллааһ. Раббии – Раббым минем;

Ләә үшрикү – ширек кылмыйм, тиңдәш кылмыйм;

Биһии – Аңа;

Шәй-әә – бернәрсәне дә.

 

Хәсбийәллааһу вә нигъмәльВәкиил.

Хәсбийәллааһу – Аллаһ миңа җитәрлек;

Вә – һәм;

Нигмә – гүзәл, күркәм;

Әль-Вәкиил – Яклаучы.

Сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) шулай ди өйрәткән: “Әгәр нәрсәгә булса борчылсагыз ясә кайгырсагыз, җиде тапкыр шуларны әйтегез”.

Кайгы һәм сагышлы вакытта

Тирмизи җыентыгында килгән хәдистә сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) түбәндәгеләрне белдергән: “Мин бер дога беләм, әгәр дә кыен хәлгә калган, сарыга сабышкан Аллаһ колы аны укыса, Аллаһу Тәгалә аңа бу хәлдән чыгу өчен мотлак юлын ачачак. Бу – минем туганым Юныс гәләйһиссәләмнең балык эчендә караңгылыкта укыган догасы”.

Ләәәә иләәһә илләә Әнтә, сүбхәәнәкә, иннии күнтү минәззаалимиин.

Ләәәә иләәһә – юк иләһ;

Илләә Әнтә – Синнән башка;

Иннии – чынлыкта мин;

Күнтү – булдым;

Минәззаалимиин – үз-үземә золым кылучылардан.

 

                                                    Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас