Динебез – Ислам
2 ноябрь 2022, 10:52

Догасы кире кагылмаган кешелар

Аллаһның сөекле колы һәм илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай диде: “Өч төрле кешенең догасы кабул булыр...    

ihlastan.ru Догасы кире кагылмаган кешеларihlastan.ru Догасы кире кагылмаган кешелар
Догасы кире кагылмаган кешелар Фото:ihlastan.ru

Аллаһның сөекле колы һәм илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай диде: “Өч төрле кешенең догасы кабул булыр: мәзлумның (ягъни җәбер-золымга таручының), мосафирның һәм ата-ананың балаларына карата кылган догалары”. Әгәр бер кешене кем дә булса рәнҗетсә, кыерсытса, бу бәндә кем булуына карамастан, Аллаһу Тәгаләгә нәрсә дә булса сорап мөрәҗәгать итсә, аның догасы кабул булыр. Дога кылучының бик гөнаһлы булуы да, артык диндар яисә зәгыйфь иманлы булуы да мөһим түгел. Рәнҗетелгән кешенең догасы, һичшиксез, Раббысына барып ирешә. Шуңа да динебез кеше рәнҗетү һәм җәберләүне, хаксызга кеше малына тиюне, яисә башка берәр төрле кеше хакына керүне тыйды. Кыямәт көнендә һәрбер җәберләүче, рәнҗетүче үзе рәнҗеткән кешегә хакын бирәчәк, гаделлек тантана итәчәк. Әмма гаделлек дөньяда ук өстенлек иткән мисаллар тормышыбызда адым саен очрап тора. Шуңа күрә ялгышлык белән генә кешене кыерсытуга юл куйгансың икән, шунда ук гафу үтенергә, бу кешене риза-бәхил итәргә кирәк.

Мосафирның догасы

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең хәдисендә искә алган, догасы кире кайтарылмаган кешеләр – мосафирлар. Юлда чакта кылган догалар бөек Раббыбызның рәхмәте белән шулай ук кабуллыкка ирешә. Моны яхшы белгән гыйлем ияләре өеннән чыгып китеп, әйләнеп кайтканчыга кадәр күп догалар кылырга, бу мөмкинлекне нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.

Ни өчен мосафирның догасына өстенлек бирелә? Юлга чыгучы сәфәре вакытында төрле мәшәкать һәм авырлыклар кичерә һәм шулар аңа Раббысына якынаюга, догалары кабул булуга сәбәп була. Ата-ананың хәлен белү, туганнар белән очрашу, дин юлында изге эшләр башкару өчен ниятләнгән сәфәрләр аеруча саваплы санала. Хәләл мал табу өчен өеннән чыгып киткән гаилә башлыгы да, сәүдә эше белән йөрүче дә бу саваплардан мәхрүм калмый. Аллааһу Тәгалә мосафирларга биргән бу өстенлектән мөмкин чаклы киңрәк файдаланырга, үзебез, гаиләбез, илебез һәм галәмебез өчен күп догалар кылырга кирәк.

Ата-ана догасы ­–

Пәйгамбәрләр догасы кебек

Югарыдагы хәдистә ата-ананың балаларына карата кылган догаларының кабуллыгы хакында да әйтеп үтелде. Моннан башка да ата-ананың олы дәрәҗәсе, алар кылган догаларның кыйммәте хакында күп хәдисләр бар. Шуларның берсендә Аллаһның илчесе болай дип белдерә: “Ата-ананың баласына карата кылган догасы Пәйгамбәрнең өммәтенә карата кылган догасы кебек булыр”. Моннан да куанычлырак хәбәрнең булуы мөмкинме?

Аллааһу Тәгалә пәйгамбәрләрнең догасын бернинди каршылыксыз кабул итә. Бигрәк тә Үзенең иң бөек илчесе, сөекле Пәйгамбәре Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең өммәте өчен кылган догаларына иң зур дәрәҗә бирелә. Димәк, ата-ананың баласына карата һәрбер догасы Пәйгамбәрнең өммәтенә карата кылган догасы кебек бөек кыйммәткә ия һәм һичшиксез кабуллыкка ирешә.

Бу хакыйкатьне аңлаган һәрбер ата-анага газиз балалары өчен даими яхшы догалар кылырга, дога кылудан ялыкмаска кирәк. Иң беренче чиратта – ата-ана баласына ныклы иман, Аллаһка коллык итү, фарыз булган дини гыйлемнәр алу өчен мөмкинлекләр, күркәм холык сорарга тиеш. Чөнки имансыз кеше ике дөньяда бәхетсез була. Дөньяда ул наданлык эчендә яшәп күп гөнаһлар кыла, дөньядан имансыз китсә, мәңгелек газапка дучар була. Бер ата-ананың да үз баласын мәңгелек газапка дучар итәсе килмәс. Шуңа күрә балаларыбызның ике дөньяда бәхетле булуы өчен догаларыбыз даими күтәрелсә иде...

Ялгышып та...

Мөселман кеше доганы бары тик изге һәм хәерле эшләр өчен генә кылырга тиеш. Иманы камил булган кеше берәүгә дә бәддога кыла алмый. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенә әллә нинди золым-җәфалар күрсәткән кешеләргә дә бәддога кылмады. Бары тик “Аллаһым! Аларга һидаять бир!” – дип ялварды. Әгәр кем дә булса безне хаксызга рәнҗетә икән, шул вакытта әлеге бәндәне гафу итеп, аңа да, үзеңә дә яхшы дога кылып калырга кирәк. Чөнки бу вакытта күк ишекләре ачыла, дога күккә күтәрелә, кабуллыкка ирешә.

Һәр ата-анага баласы өчен рәнҗүле сүзләр әйтүдән, каргаудан бик нык тыелырга кирәк. Ачуланган чакта кайбер хатын-кызларның үз баласына: “Чәчрәп кит!”, “Каһәр суксын!” кебек бәддога сүзләрен әйткәнен күрергә туры килә. Тирән хисләр белән әйтелгән бу сүзләр кабуллыкка ирешә. Һәм соңыннан мондый аналар баласы төрле авыр хәлләргә тарыгач аптырап кала, чөнки кайчандыр үзе әйткән рәнҗүле сүзләрне ул инде күптән оныткан була.

Мондый күңелсез хәлгә төшмәс һәм балаларыбызны бәхетсезлеккә дучар итмәс өчен телебездән бары тик яхшы сүзләр генә чыгарга, күңел бик тулган, артык хисләнгән чакларда “Аллаһ сиңа иман бирсен!”, “Аллаһ сине Үзенә сәҗдә кылдырсын!”, “Аллаһның рәхмәте төшсен!” кебек яхшы догалар кылып калырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас