

Төннең өченче өлешендә Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте дөнья күгенә иңә, догалар, тәүбәләр кабуллыкка ирешә.
Аллаһу Тәгаләгә сәҗдә кылганда ялвару, Раббыбызга иң якын мәлдә дога кылу доганың дәрәҗәсен күтәрә.
Җомганың бер сәгатендә кылынган дога, һичшиксез кабуллыкка ирешә. Бер хәдисләрдә ул имам минбәргә менгән вакыт, икенчеләрендә икенде намазыннан соң кояш баер алдыннан булган вакыт дип килә.
Фарыз намазны укыганнан соң догаларга ишек ачыла, догалар аеруча кабуллыкка ирешә.
Азан әйткәннән соң камәт төшергәнчегә кадәр кылынган дога кире кайтарылмый.
Ураза тотучының ураза вакытындагы догасы кабул була, бигрәк тә авыз ачкан вакыттагы догасы кире кайтарылмый.
Мөселман кешенең дин кардәше өчен үзе юкта кылган догасы иң тиз кабул булучы дога дип санала. Бу вакытта дога кылучының баш өстендәге фәрештәләр: “Әәмиин. Синең үзеңә дә шулар булсын”, - дип дога кыла һәм аларның догасы кире кайтарылмый.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.