Динебез – Ислам
24 Октября 2022, 06:30

Майкл Харт белдерүе

Майкл Харт «Дөньяның иң күренекле 100  кешесе» китабын 28 ел буена әзерләгән.

Майкл Харт белдерүеМайкл Харт белдерүе
Майкл Харт белдерүе

Америка галиме Лондонда лекция укыганда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмне беренче урынга куюын белдергәч, залдагылар сызгырып аны туктата. Һәм ни өчен аны беренчегә чыгарганын сорыйлар.

Майкл Харт болай дип җавап бирә: «Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.с.) Мәккәнең уртасына басып: «Мин Аллаһның пәйгамбәре»,-дип әйтте». Аңа беренчеләрдән булып иң якын дусты, хатыны, ике бала иман китерде! Ул алдакчы була алмый, чөнки ялган 1400 ел яши алмый. Миллиард ярым кешене алдату мөмкин түгел!

         Сезне уйландыра торган тагын бер нәрсәне әйтәм. Шул кадәр вакыт үткәннән соң да миллионнарча мөселманнар Пәйгамбәрне (с.г.с.) хурлап әйткән бер сүз өчен үзләренең гомерләрен бирергә әзерләр. Сезнең арада Гайсә гәләйһиссәләм өчен моны эшләргә әзер торучы бармы?»

Шул вакыт бөтен зал тирән тынлыкка чума.

                            *****

         Майкл Харт бу китабын әзерләгәннән соң, бөтен мәгълүматны компьютерга сала. Һәм компьютер күп тапкырлар Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.с.) дөньяның иң күренекле кешесе дип, беренче урынга куеп чыгара. Һәм галим дә үзенең сөекле Пәйгамбәребезгә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә мәҗбүр була.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: Pinterest

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас