

Күптән түгел Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның җәннәт әһелләренең тормышы һәм андагы нигъмәтләр хакындагы дәресен тыңладым. Ул анда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәләмнең бик тә гыйбрәтле хәдисен китерде. Анда Аллаһның илчесе бу дөньяда булган байлык һәм нигъмәтләрне диңгезгә тыгып алынганнан соң аккан су тамчылары белән чагыштыра. Ә диңгезне җәннәт нигъмәтләре дип күзалларга куша.
Мине бик уйландырды бу дәрес. Әлбәттә, үзем күп еллар гыйбадәттәмен, Коръән укыйм, дини дәресләр алам. Әмма җәннәт нигъмәтләре белән дөньядагысын менә шулай чагыштырганны беренче тапкыр ишеттем. Шул хакта башкалар да белсен, уйлансын, яшәү рәвешен үзгәртсен иде.
Редакциягә хат язуым да шул ният белән. Миләттәшләребез ахирәт өчен тырышсын, мәңгелек тормышка әзерләнсен иде. Әлеге хәдисне «Динебез — Ислам» битендә киңрәк итеп аңлатып бирсәгез, күпләр өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Фәнилә ХИСМӘТУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.
*****
Гәзит укучыбызның үтенеченә җавап итеп, әлеге темага багышланган хәдисне һәм аңа аңлатманы бирәбез. Әйе, дөнья тормышы белән ахирәт тормышы арасындагы аерма, җәннәттә иман әһелләрен көтәчәк нигъмәтләр, дәрәҗәләр һәм бүләкләр хакында хәдисләрдә, Коръән Кәримдә күп хәбәр ителә. Әл-Мүстәүрид ибен Шәддәд аша (Аллаһ аннан риза булсын) килгән хәдистә шундый юллар бар». Аллаһның сөекле колы һәм илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм шулай белдерде: «Бу дөнья ахирәт тормышы белән чагыштырганда шуңа охшаштыр ки, сезнең берәрегез үзенең бармагын диңгезгә тыксын һәм чыгарып карасын, аңа күпме су ияреп чыгар. Һәм шуны тулы диңгез белән чагыштырсын». (Мөслим риваяте).
Бу хәдиснең мәгънәсе шулай аңлатыла. Әгәр бу дөньяның кыйммәте ахирәттәге кыйммәтләр белән чагыштырганда ничек икәнен күрергә теләсәң, бармагыңны диңгезгә тыгып, анда күпме су ияреп чыкканын карарга мөмкин. Дөньядагы бөтен байлыклар, нигъмәтләр, әнә шушы берничә тамчы су кадәр, ә җәннәттәгеләре — бетми торган мәңгелек нигъмәтләр тулы диңгез шикелле.
Бу хакта бөек Раббыбыз «Тәүбә» сүрәсенең 38нче аятендә шулай белдерә: «Әллә сез ахирәт һәм аның мәңгелек нигъмәтләре урынына дөнья тормышына риза булдыгызмы? Хәлбуки, дөнья тормышы бөтен ләзззәтләре белән ахирәт тормышын янында һич чагыштырып булмаслык бик аз нәрсә».
Бу дөньяда адәм баласына бирелгән кыска гына гомер авырлыклар, мәшәкатьләр, сынаулар белән уратып алынган. Иманлы кеше шул сынауларга сабыр итеп, Аллаһу Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелса, күп изгелекләр кылса, авыр чакларында Раббысына таянса, мәңгелек тормышта зур уңышка ирешәчәк. Ахирәттә, җәннәттә көтәчәк нигъмәтләр һәм бөек Раббысы белән, Пәйгамбәребез (с.г.с.) белән, якыннары белән күрешү өмете мөселманнарның йөрәгенә тынычлык бирә, вакытлы дөньяның авырлыкларын җиңел кичерергә ярдәм итә. Сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм китергән әлеге хәдис һәммәбезгә ахирәт өчен фидакарьлек күрсәтергә, мәңгелек өчен тырышырга ярдәм бирсен, күңелләргә өмет һәм шатлык өстәсен.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
Фото: shop.triwesta.ru