Динебез – Ислам
6 октябрь 2022, 09:40

Салаватны күбәйтик

Мәүлид аенда мөселманнар сөекле Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) күбрәк салават әйтергә тырыша. Без дә изге айда бу гамәлгә күбрәк игътибар итсәк иде. Салават әйтү безне Пәйгамбәргә якынайта, гөнаһларыбыз гафу ителүгә, әхлагыбыз яхшыруга сәбәп була.    

nur.tatar Салаватны күбәйтикnur.tatar Салаватны күбәйтик
Салаватны күбәйтикФото:nur.tatar

 

 

“Кем миңа күбрәк салават әйтсә, шул кыямәт көнендә миңа якынрак булачак”, – диде Аллаһның илчесе. Икенче хәдистә исә ул болай диде: “Кем миңа 10 салават әйтсә, Аллаһ аңа 10 савап итеп кайтарыр, 10 гөнаһын гафу итәр, ун дәрәҗәгә күтәрер”.

Салават үрнәге

Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим.

Әллааһүммә (Ә хәрефе бераз катырак әйтелә) – Әй Аллаһым!

Салли – салаватлар булсын;

Гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин – җитәкчебез Мөхәммәдкә (с.г.с.);

Үә – һәм;

Гәләә әәлиһин – Аның гаиләсенә;

Үә сахбиһии – һәм сахабәләренә;

Үә бәәрик – һәм бәрәкәтләр булсын;

Үә сәллим – һәм сәламнәр булсын.

Әй Аллаһым! Җитәкчебез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи вә сәлләмгә һәм Аның гаиләсенә һәм сахабәләренә күп салаватлар, сәламнәр, бәрәкәтләр булсын.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас