Динебез – Ислам
6 октябрь 2022, 09:36

Галәмнең иң бөек кешесе

Иртәгә, 7 октябрьдән 8 октябрьгә каршы кич – Мәүлид кичәсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең туган кичәсе һәм көне.

youtube.com Галәмнең иң бөек кешесеyoutube.com Галәмнең иң бөек кешесе
Галәмнең иң бөек кешесеФото:youtube.com

7 октябрьдә кич кояш баю белән 18 мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләмнең Мәүлид шәрифе башлана – 12 нче Рабигуль әүвәл җитте. 124 мең пәйгамбәрнең иң соңгысы булып килгән, галимнәр тарафыннан “Галәм горурлыгы” дип аталган сөекле Пәйгамбәребезгә ун меңгә якын әбүнәчеләребез исеменнән салаватлар барсын: “Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим”.

Милләтебез Изге Болгар җирендә олы бәйрәмне билгеләде – халкыбызның хак динне кабул итеп, бер Аллаһка табынып яши башлавына унбер гасыр тулды. Гасырлар буена безнең милләт мөселманнары Аллаһу Тәгаләнең илчесен тирән сөю белән, үзеннән дә артык күреп яратты. Шул мәхәббәтнең чагылышы буларак әби-бабайларыбыз салаватны телдән төшермәде, Мәүлид аен көтеп алды, зурлап үткәрде. Динебез тыелган чорда да бу бәйрәм татарлар яшәгән төбәкләрдә тукталмады, ак яулыклы әбиләр өйдән-өйгә йөреп Мәүлид әйтте, бу көнне олылады.

Җитмеш ел тыелып торганнан соң, үзгәртеп кору җилләре яңа офыкны ачты: динебезне өйрәнү, Коръән һәм сөннәткә иярү, Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнү, Аны үзебезгә идеал итеп куеп, мөселманлыкның яңа биеклекләренә күтәрелү өчен мөмкинлекләр туды. Инде үз телебездә дә берничә Коръән тәфсире басылды, Аллаһның илчесе (с.г.с.) тормышына багышланган китаплар чыгарылды, мәчетләребез күтәрелде, мәдрәсә, университетлар ачылды. Яшьләребез аеруча кызыксыну белән сөекле Пәйгамбәребезнең сирасын – тормыш юлын өйрәнә, һәр гамәлендә аңа охшарга тырыша.

Яхшылык белән яманлык, изгелек белән явызлык гасырлар буена яшәп килгән кебек, динебез таралуга мөмкинлекләр ачылгач шайтан армиясе дә җиң сызганып эшкә тотынды. Мөселманнарны фиркаләргә, секталарга бүләргә, бер-берсенә гаеп ташларга котырта башлады. Шуның бер чагылышы буларак: “Мәүлид безнең бәйрәмебез түгел, аны үткәрергә ярамый, бу бидгать гамәл”, - диючеләр барлыкка килде.

Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.с.): “Мине артык олыламагыз, Гайсә гәләйһиссәләм кавеме үзенең пәйгамбәрен артык олылап адашу юлына чыкты, үзләренең илчесен “Аллаһ улы” дип атады”, –дигән сүзләрен дәлил итеп китерде. Әйе, Гайсә гәләйһиссәләм өммәте бүген шул адашу юлында. Әмма безнең өммәтебезгә бүген андый куркыныч янамый. Бүген мөселманнар Аллаһу Тәгаләнең берлегенә иман китерә, Пәйгамбәребезне дә (с.г.с.) илче буларак таный. Әмма күңелләребез шул бөек Илчегә (с.г.с.) чиксез мәхәббәт белән тулганмы? Аның сөннәтенә, Аның әхлагына тулысынча иярдекме? Аңа иңдерелгән, һәр мөселман өчен яшәү кануны булган Коръән Кәримне ничә тапкыр укып чыктык?

Ни кызганыч, әле авылларыбызда мәчеткә җомга укырга санаулы гына кешеләр килә, биш намазын да милләтебезнең бер проценты укый, диләр олы галимнәребез.

Килеп туган афәтләр үзебезнең гафиллегебез, булган мөмкинлекне тиешенчә файдаланмавыбыз өчен җәза түгелме? Раббыбызның Русия уртасында бер милләтне сайлап алып, унбер гасыр диндә яшәтүе – безнең милләткә олы вазыйфа йөкләве түгелме? Исламның байрагын югары күтәреп, бөтен яшәү рәвешебезне үзгәртсәк, Аллаһның сөекле илчесенә (с.г.с.) иярсәк кенә безгә бөек Раббыбыздан ярдәм киләчәк.

Килеп җиткән олы бәйрәм – Мәүлид кичәсе мөбарәк булсын! Күңелләребездә сөекле Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) мәхәббәтебез артсын. Аның тормышын өйрәнеп, Аны үзебезгә үрнәк итеп куеп, Аллаһу Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелу өчен һәммәбез җиң сызганып эшкә тотынса иде.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас