

Коръән – бөек могҗиза
Коръән Кәрим – Аллаһның соңгы Илчесенә бирелгән иң бөек, иң тере, иң кодрәтле могҗиза булып тора. Ундүрт гасыр буена аның аятьләренең серләре ачыла, миллионнарча динсезләр аны күреп, ишетеп, аңлап хак юлга баса. Биредә бигрәк тә фән галимнәрен искә алып китәсе килә. Океанолог Жак Кусто, академиклар Кейт Мур, Морис Бюсей, һ.б., һ.б.
Ай уртага ярылды
Мәккә мөшрикләрен иманга чакырган чакта Аллаһу Тәгалә сөекле Пәйгамбәребезгә үзенең бөек могҗизасын күрсәтте. Ул бармагы белән ишарә иткәч тулган ай уртага ярылып, Хира тавының ике ягына китә һәм яңадан килеп кушыла. Бу могҗизаны икенче көнне сәфәрдән кайткан сәүдәгәрләр дә раслый. Коръәндә бу хакта “Камәр” сүрәсе сөйли.
Миграҗ могҗизасы
Аллаһның илчесе бер төн эчендә җәннәттән китерелгән Буракка атланып Мәккәдән Иерусалим шәһәренә килә. Җиргә төшерелгән 124 мең пәйгамбәрнең алдына басып намаз укый, аннары күккә аша. Җиде кат күкне үтеп, Җибриил гәләйһиссәләмне калдырып, Аллаһу Тәгалә белән очраша, сөйләшә. Җәннәт белән җәһәннәмне күрә, яңадан Мәккәгә кайта.
Агачлар Аңа буйсынды
Агачлар Пәйгамбәребез (с.г.с.) әмеренә буйсынып, тамырлары белән кубарылып, атлап аның янына килде, сәлам бирде, ул кушканны үтәде, яңадан урынына китеп утырды.
Мәдинә мәчетендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) корыган пальма бүрәнәсенә таянып вәгазь сөйләде. Минбәр ясалгач, Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа таянмый башлады. Бу аерылышуга түзә алмыйча, бүрәнә җомга вәгазе вакытында үксеп елады. Ул килеп кулын салгач кына бүрәнә елаудан туктады.
Бармакларыннан су акты
Өч походта Аллаһның илчесе (с.г.с.) су беткәч, кулларын савыт эченә куеп, дога кылды. Бармакларыннан чишмә кебек ургылып су акты. Бер походта – 1500, икенчесендә 300 кеше су эчте, таһәрәт алды, запас туплады.
Күп тапкырлар Пәйгамбәребез (с.г.с.) дога кылып корыган коелар, чишмәләргә җан өрде, алардан ташып су акты.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.