+24 °С
Ачык
Аны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән төзиләр. Тантанада мәртәбәле кунаклар: Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Төркия, Һиндстан, Татарстан, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре делегацияләре катнашты. Кунакларга мәчет проектын тәкъдир иттеләр, соңыннан мәхәлләнең вакытлы офисы ачылды. Дин тотучы мөселманнар булачак изге урын урынында, ачык һавада, төшке аш намазын укыдылар.